Министрның эшлекле сәфәре
29 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте. Эшлекле сәфәре барышында министр язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергәләп алар вертолетта район кырларын карап әйләнделәр, аннан "Козлова М.И." КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары, оешма җитәкчеләре,...
29 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте. Эшлекле сәфәре барышында министр язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергәләп алар вертолетта район кырларын карап әйләнделәр, аннан "Козлова М.И." КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән очраштылар.
Район башлыгы кыскача гына язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. 29 апрельгә туңга сөрелгән җирләрнең 43%ы тырмаланган, 7 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән, уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрнең 90%ка якыны тукландырылган. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларның күпчелеге кырларда тәүлек әйләнәсенә эшли.
Әңгәмә барышында Марат Әхмәтов быел уңыш мул булыр дип көтелә, уҗымнар бик әйбәт кышлаган, туфракта дым запасы җитәрлек һәм бүген (29 апрельдә) яуган яңгыр дым запасын тагы да тулыландыра, дип билгеләп үтте, Республикабыз җитәкчелеге хуҗалыкларга язгы кыр эшләрен үткәрүгә 4 млрд. сум чамасы акча бүлеп биргән (орлыклар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары алуга һ.б.). Авыл хуҗалыгы оешмаларына булган барлык резервларны эшкә тупларга, һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп, чәчүнең төп өлешен Җиңү көненә төгәлләргә кирәк, диелде. Марат Әхмәтов тагын хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде.
Районга эшлекле сәфәрен төгәлләп, министр аграрияләр алдына барлык юнәлешләрдә эшне көчәйтү бурычы куйды. "Хәзер эшне сүлпәнләтергә һич ярамый, һәр җитәкче чәчү кампаниясе барышын үз контроленә алырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев