Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп формасы кире кайта

Ба­ла­лар­ның җәй­ге кү­ңел­ле ялы тө­гәл­лә­неп ки­лә, тиз­дән алар мәк­тәп­кә ки­тә­чәк. Кем­дер ал­да­гы уку елы­на көч туп­лый, кем­дер уз­ган ма­те­ри­ал­лар­ны ис­кә тө­ше­рә, ә ба­ла­лар­ның ата-ана­ла­ры­ның үз проб­ле­ма­ла­ры: ба­ла­ны ни­чек мәк­тәп­кә әзер­ләр­гә, ки­ем-са­лым һәм аяк ки­е­мен ка­ян алыр­га?

"РФ дә бе­лем би­рү ту­рын­да"­гы яңа за­кон­га ту­ры ки­те­реп уку­чы­лар ки­е­ме­нә бул­ган та­ләп­ләр­не мәк­тәп үзе бил­ге­ли. Ә мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы аңа бу оч­рак­та ак­тив бу­лыш­лык күр­сә­тә, әй­тер­гә ки­рәк, нин­ди юнә­леш­ алыр­га ки­рәк­ле­ген тәкъ­дим итә.

Яңа Чиш­мә­дә, ту­ры­сын әй­тик, мәк­тәп фор­ма­сын сай­лап алу мөм­кин­ле­ге зур тү­гел, әм­ма мәк­тәп фор­ма­сы төр­ле төс­тә бул­мас­ка ти­еш. Дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль бе­лем би­рү­че оеш­ма­лар­да уку­чы­лар­ның ки­ем­нә­ре һәм тыш­кы кү­ре­не­ше җәм­гы­ять­тә­ге го­му­ми рә­веш­тә ка­бул ител­гән эш­лек­ле стиль нор­ма­ла­ры­на ту­ры ки­лер­гә ти­еш.

Шу­лай итеп, ра­йон­ның бар­лык мәк­тәп­лә­рен­дә­ге уку­чы кыз­лар 1 сен­тябрь көн­не мәк­тәп­кә - кө­рән күл­мәк һәм ак алъ­яп­кыч­тан, ә ма­лай­лар клас­сик ка­ра төс­тә­ге кос­тюм­нар һәм ак күл­мәк­ләр­дән ки­лә­чәк. Дө­рес, ис­кәр­мә дә бар - бу Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе. Мон­да ка­дет сый­ныф­ла­ры һәм алар­ның үз ва­ри­ант­ла­ры - ка­дет­чы­лар фор­ма­сы. Эч­ке ки­ем­нәр­гә һәм аяк ки­ем­нә­ре­нә кил­гән­дә, мон­да ин­де ги­ги­е­на ягын­нан чы­гып тәкъ­дим итәр­гә ки­рәк: эч­ке ки­ем­нәр ки­җе ма­мык ту­кы­ма­дан һәм ефәк три­ко­таж­дан бул­ган­ын са­тып алу ки­рәк. Син­те­тик сүс­ле ту­кы­ма­лар­дан (ней­лон, кап­рон, аце­тат, три­а­це­тат) бул­ган ки­ем­нәр са­тып алу ки­рәк тү­гел. Һәм мо­ңа җит­ди игъ­ти­бар би­рү ки­рәк, чөн­ки ки­җе ма­мык яки вис­ко­за ту­кы­ма­лар­дан те­гел­гән эч­ке ки­ем­нәр син­те­тик ту­кы­ма­дан те­гел­гән өс­ке ки­ем­нәр­нең тән­гә на­чар тәэ­сир итү­ен­нән дә сак­лый.

Аяк ки­ем­нә­ре­нә ка­ра­та ги­ги­е­на та­ләп­лә­ре тү­бән­дә­ге­ләр­гә ни­гез­лән­гән: үл­чә­ме, фа­со­ны һәм ка­ты­лы­гы та­бан үсе­ше­нә кар­шы­лык­лы бу­лыр­га ти­еш тү­гел (ко­ма­чау­ла­мас­ка ти­еш). Кы­сан яи­сә ар­тык ир­кен (зур) аяк ки­е­ме алыр­га яра­мый. Та­бан дө­рес фор­ма­лаш­сын өчен аяк ки­е­ме­нең ба­шы ир­кен, ә каб­лу­гы киң (ир­кен) - би­ек­ле­ге 1,5-2 см бу­лыр­га ти­еш. Кыз­лар­ның би­ек та­бан­лы аяк ки­ем­нә­ре бе­лән йө­рү­лә­ре (4-5 см) алар­ның сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә тис­кә­ре йо­гын­ты ясар­га мөм­кин. Иң әй­бәт кыш­кы аяк ки­е­ме күн­нән те­гел­гә­не, җәй­ге­се прю­нель, па­ру­си­на. Тик бар да кыйм­мәт.

Әй­тик, әй­бәт аяк ки­е­ме 1000 сум ти­рә­се, кыз­лар өчен күл­мәк яки пид­жак, ма­лай­лар өчен чал­бар 400 сум­га кыйм­мәт­рәк, күл­мәк - 200-250 сум, алъ­яп­кыч та шул чак­лы то­ра (ә ул ике төр­ле ки­рәк). Эч­ке ки­ем­нәр­гә, бант, галс­тук, голь­фы, оек­баш, кол­гот­ки өчен 800 сум чы­га­рып са­ла­сы, спорт ки­е­ме - 1850, әй­бәт ра­нец - 750 сум. Ми­ни­мум ал­ты мең сум - һәм сез­нең ба­ла­гыз мәк­тәп­кә ба­рыр­га әзер бу­ла­чак. Тик Яңа Чиш­мә­дә уку­чы­лар өчен сый­фат­лы һәм ти­еш­ле то­вар­ны кай­дан са­тып ала­сың? Шу­шы со­рау бе­лән без мәк­тәп күл­мәк­лә­ре са­тыл­ган ки­бет­тә өеле­шеп тор­ган әни­ләр­гә мө­рә­җә­гать ит­тек.

На­талья Ми­хай­лов­на: "Фа­сон бер үк, бер төр­ле итәк, без­гә бар­мый. Сай­лау мөм­кин­ле­ге юк: шә­һәр­гә ба­ра­сы".

Ок­са­на: "Я­ңа Чиш­мә­дә­ге сәүдә нок­та­ла­рын­да то­вар­лар бер ба­зар­дан бу­гай - бар да бер төр­ле. Ә бә­я­лә­ре төр­ле. Кы­зы­быз­га аяк ки­е­мен мон­нан ал­мый­быз".

Ефи­мов­лар­ның иш­ле га­и­лә­се - өч кыз­ны мәк­тәп­кә әзер­ләү өчен шә­һәр­гә ба­ра­чак.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев