Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпкә – күтәренке күңел белән!

Һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан безнең республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип аталган хәйрия акциясе үткәрелә. Әлеге акция кысаларында 14 августта районыбызның 12 мәктәбендә чаралар булып үтте. Анда күп балалы, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы һәм өлкәнрәк балаларга сертификатлар, мәктәп күлмәкләре һәм костюмнары...

Һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан безнең республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип аталган хәйрия акциясе үткәрелә. Әлеге акция кысаларында 14 августта районыбызның 12 мәктәбендә чаралар булып үтте.

Анда күп балалы, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы һәм өлкәнрәк балаларга сертификатлар, мәктәп күлмәкләре һәм костюмнары салынган пакетлар, портфельләр, канцтоварлар, спорт кирәк-яраклары тапшырылган.
Быелгы уку елында районда 187 бала беренче сыйныфка укырга барачак. Шуларның 26 сы матди ярдәмгә мохтаҗ - нәкъ менә аларга портфельләр һәм 2000 сумлык сертификатлар тапшырылды да. Акция кысаларында 2-11 сыйныфларда укучыларга хәйрия ярдәме күрсәтелгән, шулардан 130 укучы матди ярдәмгә мохтаҗ: 50 кеше 2 шәр мең сумлык сертификатлар алдылар, калганнарына гомуми күләме 167 мең 500 сумлык киемнәр сатып алынган. Безнең район укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең төп иганәчеләре булып нефть компанияләре тора. Алар 240 мең сум күләмендә үз өлешләрен керткәннәр.
Яңа Чишмәдә шундый чара гимназиядә үтте. Чакырылган укучыларны яңа уку елы белән котларга һәм үзләренең бүләкләрен тапшырырга мәктәпкә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР-да кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары башлыклары, эшмәкәрләр килгән иде. Укучыларга бүләк тапшырганда, алар балаларның ата-аналарына матди ярдәм күрсәтергә шат булуларын, шушы акчаларны үзләренең балаларын тәрбияләүгә сарыф итүләрен теләделәр. Бүләкләр тапшыру МЙ артистлары, сәнгать мәктәбендә укучылар чыгышы белән үрелеп барды, аларның җырлары һәм биюләре бәхетле балачакка багышланган иде. Концерттан соң балаларны тагын күңелле күңел ачу программасы көтте: уеннар, эстафеталар, мастер-классларны "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, БЯСМ тренерлары үткәрде.
Балалар бу ярдәмнең ихластан күрсәтелүен тойдылар, шуңа да аларның кәефләре шәп иде. Бөтен уку елы барышында да алар шундый күтәренке кәеф белән укырга тиешләр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев