Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Музейның имиджы көндәлек хезмәт белән булдырыла

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без газета укучыларыбызга Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймовның музей эшчәнлеге турында хәзерләгән кыскача гына күзәтүен тәкъдим итәбез:

- Җиңүгә 70 ел тулган елны музей нәтиҗәле эшләр белән үткәрде: махсус төзелгән план тулысынча үтәлде. 2015 елны - Әдәбият елында ул җирле авторлар: Гөлия Гыйльманова, Кадрия Гатина, Лилия Фәттахова, Гөлшат Вәлиева, Мидхәт Газыймовлар язган 5 китап чыгара алды. Музей әдәбият елына багышлап 13 чара үткәрде. Авыл халкы һәм музейның дуслары аларга матди ярдәм күрсәттеләр (бу чараларга 35604 сумлык ярдәм күрсәтелде - бюджетта 2015 елга бер тиен дә акча каралмаган иде).
2015 елда музейда 2330 кеше булып китте, 2020 кешегә бушлай хезмәт күрсәтелде, 166 экскурсия, 54 чара (планда - 22) үткәрелде, 10 күргәзмә оештырылды. Музейда 36 эре коллекция экспонатлары саклана. Төп фонд 95 предметка артып, 2135 данә булды. Ел дәвамында 30 бәет тупланды, 2016 елның 1 маена алар 1773 данәгә җитте. Китапханәбез дә яңа китаплар белән тулыландырыла. Бүгенгесе көнгә аның фондын 4694 китап тәшкил итә. Музей әле үзе дә китаплар бүләк итә, әйтик, 2015 елда 453 данә китап бүләк ителде.
"Кайгырту" ХСХКҮ үзәгенә 6 мәртәбә халыктан җыелган әйберләр илттек, 2015 елда музей 7 тапкыр халыкара, бөтенрәсәй, республика күләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты.
Халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү планы 111%ка үтәлеп, 5550 сумлык тәшкил итте.
Без икенче ел инде "Татарстанның музейлар язы" республика акциясендә катнашабыз, 2015 елда диплом белән бүләкләндек. 2016 елда анда катнашып ТР Милли музееннан Рәхмәт алуга ирештек. Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә өченче мәртәбә Сабан туе үткәрелү районның һәм музейның мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Безнең музей "Татар ихатасын" бизәү өчен анда 100 ләп экспонат алып барды. 2015 елны участоктан мул уңыш җыеп алдык, анда без өчәү: директор, фәнни һәм фонд хезмәткәре эшлибез. Бездә техничка юк. Үстергән уңышыбыз очрашулар, бәйрәмнәр уздырганда ярап куя.
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән июль аенда Шахмайда "Мирхәйдәр Фәйзи исемендә Шахмай авылы музее" филиалы булдырылды, без аның белән тыгыз хезмәттәшлектә.
Коллектив айлык планнар, юбилей вакыйгаларына, игълан ителгән айлыклар һәм акцияләргә карата төзелгән өстәмә планнар нигезендә үзенең эшен алып бара.
2015 елда "Память", "Вернуть долг памяти", "Они вернулись с Победой" ("Алар җиңү яулап кайттылар") китапларына кертелмәгән һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнарын, әтиләрен эзләү буенча аерым гражданнардан байтак мөрәҗәгатьләр булды. Үзебезнең мөмкинлекләрдән һәм чыганаклардан чыгып, бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмадык. Музейның күптәнге дусты, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов ярдәме белән 198 якташыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуларын һәм һәлак булуларын документлар белән расладык.
Музей уңышлы эшләвен дәвам итә. Соңгы вакыйгалардан: 29 апрельдә 23 җирле авторның иҗат җимешләрен Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсенә җибәрдек, чөнки "Рухият" нәшрияты яңа җыентык әзерли, анда безнең авторларның шигырьләре дә керер дип өметләнәбез. Зирекле авылы тарихы буенча 6 нчы бәетләр китабы өстендә эш башладык.
Көндәлек эш алып бару нәтиҗәсендә көн саен музей коллективы күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешә һәм бу алда да шулай дәвам итәр дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев