“Музыка- халык байлыгы”
Шушы көннәрдә Яңа Иванаево мәдәният йорты директоры, "Сувенир" ВИА халык ансамбленең алыштыргысыз катнашучысы, җырлар авторы һәм башкаручы, баянчы-аккомпаниатор Юрий Киселевка 50 яшь тулды. Юбилее белән котлаучылар арасында аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре генә түгел, ә аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, бәяли белүчеләр дә бар иде. Лариса ФЕДОРОВА Гитарада уйнарга өйрәнү серләрен...
Шушы көннәрдә Яңа Иванаево мәдәният йорты директоры, "Сувенир" ВИА халык ансамбленең алыштыргысыз катнашучысы, җырлар авторы һәм башкаручы, баянчы-аккомпаниатор Юрий Киселевка 50 яшь тулды. Юбилее белән котлаучылар арасында аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре генә түгел, ә аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, бәяли белүчеләр дә бар иде.
Лариса ФЕДОРОВА
Гитарада уйнарга өйрәнү серләрен Юрийга олы абыйсы Александр аңлаткан, ә абыйсы исә үзе башта мандолинода уйнарга өйрәнә (әлеге уен коралы әтисенеке була). Әтиләре дә музыка уен кораллары белән мавыккан, ул баянда уйнаганда, әниләре аңа кушылып җырлаган. Менә шундый иҗади гаиләдә үсә Юрий һәм 11-13 яшьтән үк абыйсы белән бергә парлап, вокаль-инструменталь ансамбле чыгышына охшатып, уйный һәм җырлыйлар. Аларның шушы мавыгуларына авыл малайлары да тартыла: Сергей Хорьков, мәсәлән, үзен Киселевлар шәкерте дип саный. Ул вакытларда дуслар үз төркемнәре турында бары хыялланалар гына. Авылда клуб була, әлбәттә, әмма уен кораллары турында сүз дә булмый. Егетләр Екатерина АМЙ-га йөри башлыйлар. Аларның мавыгуларына клуб мөдире В.А. Савельева һөнәри яктан игътибар итеп, мондый талантлар үзебезгә дә бик кирәк, дигән карарга килә. Һәм малайларга "Турист" гитарасы сатып ала - Малайлар өчен бу гитаралар шулкадәр авыр иде, - дип сөйли Валентина Андреевна, - мин аларга каешларны муен аркылы эләргә булыша идем, берничә сәгатьләр буена үзләренең җилкәләрендә шушы "йөкне" ничекләр күтәреп тора алганнарына әле дә аптырыйм. Әмма теләк бар нәрсәдән дә көчлерәк булган. Аларның тырышлыгы уңышка китерде: Екатерина МЙ-дагы аппаратураны Яңа Иванаевога күчерергә туры килде, бераз вакыттан соң алар үзләре клавишлы инструмент, кагып уйнала торган (бәрмә) җайланма сатып алалар. Һәм "Юность" дип аталган беренче ВИА оеша, аның составында Александр һәм Юрий Киселевлар, Николай Дудин була. Шулай итеп алар концертлар бирә, дискотекалар үткәрә башлыйлар. Авыл халкы клубка тартыла башлый, кайчагында буш урыннар да булмый. Алай гына да түгел, ансамбль белән берлектә клубта тантаналы шартларда никах теркәү, туу турында таныклыклар, өлгергәнлек аттестатлары тапшыру чаралары (церемонияләре) үткәрелә. Кыскасы, Яңа Иванаево Екатерина авыл советының мәдәни үзәгенә әверелә.
Егетләр үсеп җитеп, бер-бер артлы армиягә китәләр. Юрий Монголиядә хезмәт итә, аңа анда да әле гитара, әле баян белән сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә.
Үзенең музыкаль эшчәнлеген Юрий 1987 елда туган авылында яңа музыка уен кораллары белән "Сувенир" ВИА ансамблендә һәм яңа составта дәвам итә: ансамбль җитәкчесе Сергей Хорьков (синтезатор), Юрий Киселев (гитара) һәм Владимир Хорьков (бәрмә уен коралында), хәзер аны Юрий Никонов алмаштырган.
Ике туган абый-энеле Сергей һәм Владимир Хорьковлар "Әфганстан" дип аталган кайнар ноктада хезмәт итеп кайталар һәм, әлбәттә инде, аларның репертуарларында хәрби-патриотик темадагы җырлар да еш яңгырый. Менә шуңа да инде тамашачылар ансамбль коллективын "әфганчылар" дип атаганнар. Район күләмендә үткән барлык чаралар да һәм концертлар да "Сувенир" ВИА катнашыннан башка узмый, аларны районда үткән барлык патриотик чараларга да, Һава-десант гаскәрләре көненә Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә дә чакырып торалар. Елына ике-өч тапкыр Казанда үткән ярминкәләрдә концерт программасы белән чыгышлар ясыйлар, Әлмәттә дә булалар. Музыкантлар зур һәм шау-шулы бәйрәмнәрдә чыгыш ясаганда тавышыбыз тонык булып, ишетелер-ишетелмәс кенә чыга, диләр: аларга кирәк. Язманың нәкъ менә шул җирендә районда оешкан һәм алар кебек булырга тырышып караган башка вокаль-инструменталь ансамбльләр турында искә алып үтү урынлыдыр. Алар өч-дүртәү булуы кебек, әмма билгеле сәбәпләр аркасында барысы да таркалган. Ә "Сувенир" барысы да таркалган. Ә "Сувенир" ансамбле исә анда катнашучыларның дәртләнеп эшләүләре аркасында бүгенге көндә «халык ансамбле» исемен йөртә. Алар үзләре дә, коллектив белән бергәләп тә бик күп грамота һәм дипломнарга лаек булганнар.
1997 елда Юрий Киселев совхоздагы шофер эшен ташлап, рәсми рәвештә сәнгать җитәкчесе булып урнаша, ә өлкән хезмәттәшләре Валентина лаеклы ялга чыккач, авыл мәдәният йорты директоры урынында кала. Башка авыллардан Яңа Иванаево мәдәният йортына килүче яшьләр клуб хезмәткәрләренең ачык йөзле, кунакчыл һәм дусларча мөнәсәбәтләренә шаккаталар. Монда музыкаль инструментларда уйнап, кулына микрофон алып, җырчы ролендә җырлап карарга теләгән һәр кешегә рөхсәт бирәләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләрне үзләренә тарту җаен табарга тырышалар, һәм бу юкка да түгел: 200дән артык кеше яшәгән әлеге авылда халыкның яртысы диярлек артист сыйфатында үзен сәхнәдә сынап караган. Ә кызлар һәм малайлар, үзләре дә сатып алып, гитарада уйнарга өйрәнә башлаганнар. Бәйрәмнәрдә иң актив катнашучылар - клуб һәм китапханә хезмәткәрләре балалары һәм оныклары икән. Укырга һәм эшкә дип, авылдан киткән яшьләр ялларда кайту белән мәдәният йортына ашыгалар, бернинди репетициясез, гитараларда уйнап, төрле тавышка җырлыйлар, диләр клуб хезмәткәрләре. - Музыка-халык байлыгы, һәм аңа юл һәр кеше өчен ачык булырга тиеш, - ди Юрий Киселев үзе белән очрашып сөйләшкән вакытта. Ул бу очрашуга сәхнә һәм эш буенча хезмәттәшләрен дә чакырган иде. - Эшне бергәләп башкарабыз бит- җавапны да бергәләп бирик, - дип шаяртып та алды әле.
Кеше булып кала белгән, эшне дөрес оештырган, башкаларга кадер-хөрмәт күрсәткән кешенең, олы яшьтәме ул, кече яшьтәме, үзен дә хөрмәт итәләр. Ул көнне мин әлеге очрашуда нәкъ менә шундый күренешкә тап булдым. Юрий Киселев адресына иптәшләре һәм хезмәттәшләре авызыннан бары җылы сүзләр генә ишеттем. "Ышанычлы һәм тугры дус. Бик яхшы гаилә башлыгы һәм, өч егет атасы. Ихтирамлы һәм аралашучан авылдаш. Иҗади һәм инициативалы шәхес. Эшкә җитди, катгый карашта, сәхнәдә исә эчкерсез, киң күңелле, бик оста кеше", диләр аның турында. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен 9 февраль көнне Яңа Чишмә МЙ да Юрий Киселевның үз иҗат кичәсендә булу һәм күзләрең белән күрү дә җитәдер, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев