Әни булу – иң якын роль
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсының Петропавел мәдәният йортында узган өченче турында алты катнашучы тәкъдир ителде. "Хатын-кыз-ана" номинациясенең күңелгә якын, шунлыктан күп санлы булуына гаҗәпләнәсе юк. Бу рольдә барлык аналар да бер-берсенә охшаш булсалар да, катнашучылар ана образын үзләренең дөньяны сиземләүләре, шәхесләре, үзенчәлекле булуларыннан чыгып ачарга тырыштылар. Биография мизгелләре,...
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсының Петропавел мәдәният йортында узган өченче турында алты катнашучы тәкъдир ителде.
"Хатын-кыз-ана" номинациясенең күңелгә якын, шунлыктан күп санлы булуына гаҗәпләнәсе юк. Бу рольдә барлык аналар да бер-берсенә охшаш булсалар да, катнашучылар ана образын үзләренең дөньяны сиземләүләре, шәхесләре, үзенчәлекле булуларыннан чыгып ачарга тырыштылар. Биография мизгелләре, гаилә мәшәкатьләре, бәйрәмнәр-слайдларда, чыгышларда, сәхнә әсәрләрендә чагылыш тапты.
Әниләренә үз автопортретларын ясашырга балалары булышты, оныклар, өлкән буын-әниләре һәм кайнана да тик тормады. Музыка, җыр, шигырь, биюләр гаилә иҗатына ачык төсмерләр өстәде. Шушы номинациядә мәктәп педагоглары - Архангел Бистәсеннән Галина Барсукова, Ленинодан Наталья Карасева, Әдәмсәдән Лилия Борисова һәм Петропавел мәктәбе китапханәчесе Нина Паньшина үз авыл җирлекләренең данын якладылар.
"Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият" номинациясендә Архангел Бистәсеннән МЙ-ның сәнгать җитәкчесе Ольга Осипова чыгыш ясады. Өченче сайлап алу турын "Мәрхәмәтле йөрәкле ир" номинациясендә катнашучы Петропавел мәктәбенең физкультура укытучысы Сергей Ерохин төгәлләде. Сәхнәдә аларга үз укучылары бик актив ярдәм иттеләр. Күптәнге традиция буенча район конкурсына 8 мартта РМЙ-да зур бәйрәм чарасында йомгак ясалачак.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев