Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әни булу шәп

28 ноябрьдә Казанда "Әниләргә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән Республика бәйрәме узачак. Ул Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында уздырыла. Әниләр бәйрәмендә безнең районнан да дүрт хатын-кыз катнашачак. Лариса ФЕДОРОВА

Әни булуга ни җитә, берничә баласы булса бигрәк тә, әни булу авыр һәм җаваплы да. Тик бу язмабызның герое бу авырлыкларны тоймый да, чөнки анда әни булу хисе көчле.
Мария Фагизовага нибары 28 яшь, тик аның инде өч баласы: Артур, Айдар һәм Әдиләсе бар. Ишле гаилә: кайнанасы, ире, үзе, өч баласы Ленино авылында яши, Маша кибеттә сатучы булып эшли, ике баласы балалар бакчасына йөри. - Балаларны бик яратабыз, - дип сөйли Мария. - Өч бала белән авырга туры киләдер дип сораучыларны аңламыйм. Яраткан газиз балаларың белән ничек авыр булсын инде. Алар белән күңелле, җиңел һәм әйбәт! Мин үзем дә ишле гаиләдә үстем, әнинең зарланганын ишеткәнем булмады. Гәрчә ул гел фермада эшләсә дә, әти басуда тракторда яки комбайнда булды, өйдә ялгыз калган чакларыбыз сирәк була иде. Әти-әнинең кайгыртуы, игътибарлы булуы безнең белән авырдыр, дип уйларга урын калдырмады. Без әти-әниебезнең яраткан балалары булдык. күптән түгел әтиебез (ул йомшак күңелле, эчкерсез кеше иде) бакыйлыкка күчте, миңа аның җан җылысы җитми, ә әни, без инде үзебез олыгайсак та, безнең турыда кайгыртуын дәвам итә.
- Үзем әни булгач кына аналык хисен аңладым, балалар үскән, олыгайган саен алар турында күбрәк уйлыйсың, кайгыртасың икән. Менә олы улыбыз Артур өченче класста укый, бик сабыр, тыңлаучан малай. Без ирем Фәнил белән ул чын граждан булып үсәр дип өметләнәбез. Бер елдан Айдар да мәктәпкә барачак, ул бик мөстәкыйль, эшлекле - әти-әнисенең ярдәмчесе. Өйдәге чисталыкны саклый, сеңелесен карый, уенчыкларын җыештыра, савыт-саба юа, инде идән юарга да өйрәнгән. - Мин рөхсәт итәм, кызык икән - шөгыльләнсен, - ди Мария. Әдилә дә инде зур үскән, балалар бакчасына йөри: актив, барысы белән дә җиңел аралаша.
- Мария, син урыс гаиләсендә үсеп, христиан кануннары буенча тәрбияләнгән кеше, ә бөтенләй башка гореф-гадәтләр хөкем сөргән мөселман гаиләсенә килен булып төшкәнсең. Балаларыгызны нинди кагыйдәләр буенча тәрбиялисез?
- Минем дә һәм Фәнилнең дә тормышында бары тик бер генә төрле кагыйдә: барлык кешене дә яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыңны сакларга, мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузарга - безне әти-әниләребез нәкъ менә шулай яшәргә өйрәтте дә. Без хәзерге заманда яшибез һәм кайсы бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә, ә кайсын юк, дигән сорау бездә беркайчан да булмады. Без кайнанам белән Пасхага куличлар пешерәбез, күкәйләр буйыйбыз, Корбан бәйрәмендә корбан чалабыз һәм пешеренәбез. Тормышка чыккач, мин иремнең динен кабул иттем, татар телен өйрәндем, миңа аның туганнары белән аралашуы җиңел, балаларыбыз да рус телен дә, татар телен дә бик яхшы беләләр. Без милләткә басым ясамыйбыз, иң мөһиме, балаларга яшәр өчен уңайлы һәм кызыклы булсын. Шуңа да кайчакта гаилә бәйрәмнәре үткәрәбез, барыбыз бергәләп пикникка чыгабыз, аралашабыз һәм төрле уеннар уйныйбыз. Без бары балаларыбызның бәхетле булуларын гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X