Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әни булуга ни җитә

Иртәгә "Әниләргә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән күп балалы гаилә династияләренең республика бәйрәменә Акъяр авылыннан әнисе Илалия Гариф кызы белән Рәзифә Шәйхетдинова да кунак булып бара.

Сүземне шуннан башлыйсым килә, Рәзифә генә түгел, Илалия әби үзе дә күп балалы гаиләдә туып үскән. Аның әнисе Маһирәнең 7 баласы һәм 20 оныгы булган. Илалия Гариф кызы исә үзе сигез бала тудырган, тик икесе кечкенә чакта вафат булганнар. Гаиләдә алты кыз бала тәрбияләү (Рәзифә - бишенче бала) бик үк җиңелләрдән булмагандыр. Әтиләре фронттан сәламәтлеге какшап кайта, авыр физик хезмәтне башкара алмый, шуңа да өйдәге бар эш әниләре һәм кызлар җилкәсенә төшә. Кызлар утын яра, әниләре, ат иярләп, печән чаба. Аның киң итеп селтәнеп печән чабуын ир-атлар исләре китеп карап торалар.
Кызлары 7 яшьтән әниләренә фермада булыша башлыйлар, җәйге каникуллары шунда уза. Әниләрен эштән кызлар хуҗалыктагы бөтен эшләрне бетереп куеп һәм кайнар чәй белән каршы алалар. "Өлкән баланы бик яхшы итеп тәрбияләсәң һәм бар эшкә дә өйрәтсәң, калган балалар барын да аңардан өйрәнә, дигән бит бер тирән акыллы кеше", - ди Илалия әби. Әнисенең: "Өйдән ишегалдына чыкканда тагын нинди эшне эшләп кереп буласын уйлап чыгыгыз, бушка йөрергә булмасын", дигән сүзләрен, үгет-нәсихәтен Илалия әби әле дә онытмаган. Үзе дә эшләп үскән, кызларын да шулай тәрбияләгән. Кызлар исә акыллы, эшчән булып үскәннәр, алар өчен әниләренә мәктәптә дә оялырга сәбәп булмаган.
- Ата-аналар җыелышыннан мин һәрвакыт тыныч күңел белән, балаларым белән горурланып кайта идем, - ди ана.
Алтысы да техникум тәмамлаган, Рәзифә Казан кооператив техникумында белем эстәгән, менә 28 ел инде туган авыл җирлеге башкарма комитетында бухгалтер булып эшли.
Рәзифәгә тормышка чыгып сигез елдан соң гына беренче нарасыен кулына алып кочарга туры килә. Ходай Тәгалә аның үтенеп соравын ишетә, иң элек кызы Сөенеч якты дөньяга аваз салса, ике елдан игезәк балалар - Илүсә белән Гөлүсә туа. 38 яшендә улы Ранис дөньяга килә. Хәзер кызлары КФУ һәм КНИТУ студентлары, яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Өйдә әниләренә җиденче сыйныфта укучы Ранис булыша. Бик тә ягымлы бала ул, әнисе аның өчен киңәшчесе дә, дусты да. Рәзифәгә хуҗалыкта тормыш иптәше дә, кайнатасы да төп терәк булып торалар. Әнисе күрше урамда гына яши, 85 яше тулса да, ул бик актив, тормышны яратып яши. Акъярда аның Рәзифәсе генә, ике кызы - Зирекледә, берсе - Чистайда, берсе - Ижауда, ә берсе ике ел элек үлгән.
20 ел элек ире үлгәннән соң да Илалия әби аларга ярдәм итүне үзенең аналык бурычы дип саный. Ул үзенә сәламәтлек биргән өчен Ходайга рәхмәт укый.
- Һәммәбезгә, 13 оныгына, 6 оныкчыгына оекбашлар бәйли, бөккәннәр пешерә, оныкларына акча белән дә ярдәм итә. Безне дә шулай өйрәтте, үзе хәзер дә:
"Кем авыррак яши, аңа бергәләп ярдәм итегез", - ди. Үз бакчасында эшен төгәлләп, безгә килеп бәрәңге, чөгендер уташа. "Сез бәрәңгене биек итеп өймәгез", - ди. Аяклары авырта башлагач, үзеңне сакла, дип үтенсәм дә, тыңламый - эшсез тик тора алмый. Аз булса да ярдәмем тисен инде, ди.
Без Рәзифә белән сөйләшкәндә Илалия әби Зирекледә хастаханәдә ята иде. - Авыл бушап калды сыман, янәшәдә әни юк, әни булуга ни җитә, - ди Рәзифә.
Ольга ИВАНОВА
Рәзифә ханым әнисе һәм улы Ранис белән. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев