Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ниятләгән эшләре үтәлгән

Быелгысы елның март аенда һәр авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрелде. Күпме җыярга һәм җыелган акчаны кая тотарга кирәклеген авыл халкы һәр авылда үткән җыенда хәл итте. Чабаксар авыл җирлегендә 500 әр сум кертергә сөйләшкәннәр, нәтиҗәдә 199 мең сум җыелган. Моннан тыш, җыелган акчаның һәр сумына республикадан 4 сум...

Быелгысы елның март аенда һәр авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрелде. Күпме җыярга һәм җыелган акчаны кая тотарга кирәклеген авыл халкы һәр авылда үткән җыенда хәл итте. Чабаксар авыл җирлегендә 500 әр сум кертергә сөйләшкәннәр, нәтиҗәдә 199 мең сум җыелган. Моннан тыш, җыелган акчаның һәр сумына республикадан 4 сум өстәлгән. Авыл җирлеген үстерүгә барлык гомуми фонд 995 мең сум тәшкил иткән.
Җыенда авыл халкы беренче эш итеп Рус Чабаксары, Чуаш Чабаксары һәм Яңа авыл каберлекләрен төзекләндерергә карар иткән. - Ике зират та начар хәлдә: коймасы юк, челтәр койма ауган, терлекләр кереп йөри иде, - дип сөйләде безгә авыл җирлеге башлыгы Николай Парамонов. - Элегрәк Рус Чабаксарында зират тирәсен үз акчаларына цинкланган рәшәткә белән тота башлаган иделәр, акча җитмәү сәбәпле эш бик сүлпән барды.
Русчабаксарлылар тарафыннан җыелган акча (40 мең, субсидия белән бергә 200 мең сум) әлеге эшне төгәлләргә, шулай ук койма тотканда яңа баганалар утыртырга һәм яңа капкалар куярга мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта 25 мең сумы Җиңү аллеясе салу өчен материал сатып алуга тотылган. 9 майга чаклы аны матур койма белән әйләндереп алганнар, сугышта катнашучылар фоторәсемнәре белән стенд урнаштырганнар, эскәмияләр куйганнар, брусчаткадан сукмак ясаганнар. Бу эшләрнең барысын да бюджет оешмалары хезмәткәрләре башкарган, авыл халкы аларга булышкан. Чуаш Чабаксарында да каберлек, баганалар утыртылып, тимер койма белән тотып алынган. Ике зиратка 685 мең сум акча киткән.
Быел чабаксарлылар зур уңышларга иреште дияргә була. Яңа ел шәһәрчеген бизәгән өчен 300 мең сумлык республика гранты отканнар. Акчаның бер өлешенә Чуаш Чабаксарында да Җиңү аллеясе булдырылган, калган акчага клубта "Алар Җиңү яулап кайтты" дип исемләнгән ике стенд ясаганнар һәм күптәнге хыялларын тормышка ашырганнар - авыл җирлеге башкарма комитеты экскаватор алган. Аның ярдәмендә үзара салым акчасына Благодаровка авылында суүткәргеч салынган.
-Поселокны су белән тәэмин итә алмый тордык, - дип сүзен дәвам итте Николай Александрович. - Анда 27 йорт, суүткәргеч беркайчан булмады. Коеларда да су юкка чыкты. Су мәсьәләсе кискен проблемага әйләнде. Әмма узган ел Тихонов гаилә фермасы янында Благодаровка белән янәшәдә генә скважина борауланды. Нәкъ менә шуннан суүткәргеч суздык та инде без, ярый әле экскаватор үзебезнеке. Насос, 700 метр торба сатып алдык, шуның 500 метрын көзен салып калдыра алдык. Халык бик канәгать, су бар. Суүткәргеч сметасы 150 мең сум тәшкил итә.
Бер сүз белән әйткәндә, чабаксарлылар барлык планнарын да тормышка ашырган, яхшы хуҗалар буларак, 120 мең сум акчаны кышын юлларны карап тотуга калдырганнар. -Элек бик авыр иде, - дип искә ала Николай Александрович. - Юллар өчен авыл җирлеге башкарма комитеты җаваплы, акча юк, халык зарлана. Ә хәзер акча бар - проблема булмас. -Киләсе елга тагын референдум үткәрәбез,- дип планнары белән уртаклашты ул. - Үзара салым программасы - бик әйбәт программа. Башта акча җыя башлаганда халык аның эшлисенә ышанмаган да иде, ә хәзер канәгать. Җыйдык та, шунда ук акчаны счетка салдык, аның өчен хисап тотасы бит. Тагын бишәр йөз сум җыярга ниятлибез. Благодаровкада суүткәргечне сузып бетерәсе, Яңа авылда (Чуаш Чабаксарыннан 5 чакрымда) зират тирәсен тотасы бар, бу эшкә материал бар, шулай ук Рус Чабаксары авылында елга аша ике күперчекне ремонтлыйсы бар. Авылда - юл проблемасы, мәктәпкә чаклы Совет урамына гына асфальт түшәлгән, шул эшкә керешәчәкбез. Юлларыбыз әйбәт булса, ничек рәхәт буласы!
Чабаксарлылар үз объектларында ничек эшләгәннәр, газетабыз сайтындагы фоторәсемнәр шул хакта сөйли.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X