Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәни могҗиза

Ноябрь аенда Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Быел социаль-мәдәни инициативалар фонды (аның президенты Светлана Медведева) бу көнне "Нәни могҗиза" проекты кысаларында билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Безнең районда сәламәтлеге нык булмаган 82 бала исәпләнә. Район үзәк хастаханәсе һәм "Кайгырту" ХСХКҮ 21 ноябрьдә алар өчен "Олимп" спорт залында бәйрәм үткәрделәр һәм аны...

Бәйрәм шушы балалар башкарган (ясаган) рәсемнәр күргәзмәсе белән танышудан башланды. Шушы рәсемнәрдә алар дөньяга карашларын чагылдырганнар: ул исә якты һәм оптимистик. - Без бу залга әти-әниләрнең мәхәббәте, табибларның, "Кайгырту" опека үзәге белгечләренең кайгыртуы белән балаларны бәхетле итү үрнәген күрер өчен җыелдык, - диде табибә-педиатр Светлана Гыйззәтуллина.Бәйрәмне оештыручылар балаларга мөмкин булган спорт уеннары белән мавыктырдылар, алар белән күңелле бәйгеләр уздырдылар. Аннан уеннарда, конкурсларда катнашкан өчен грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Шуңа өстәп, һәр бала үзенә җепкә эленгән сюрприз сайлап, аны кайчы белән кисеп алды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәмнән канәгать калдылар, истәлеккә күп итеп, күмәкләшеп фотога төштеләр, чөнки аларны бер максат берләштерә - балаларны сау-сәламәт, бәхетле, лаеклы гражданнар итеп үстерәсе бар. Фоторәсемнәрне карап, бәйрәм турындагы уй-фикерләрегезне газетабыз сайтында - novoshishminsk.ru- калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев