Һөнәр - тормыш тоткасы
Фермер Айрат Шакиров районда гына түгел, республикада үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнаша. Ул алып килгән ит һәрчак үз сатып алучысын таба.
Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү һәм мөгезле эре терлек үрчетү буенча үз фермасын ачып җибәрү идеясы аңарда бер сәгать эчендә генә тумаган. 1997 елда ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң ул ветстанциядә табиб-эпидемиолог, аннары баш табиб урынбасары булып эшләгән. Беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалык белән дә шөгыльләнгән. Үз хуҗалыгында сыер, бозау асрый, ит-сөт җитештереп саткан. Авыл кешесе өчен терлек асрау - карау гадәти эш һәм 2003 елда Айрат үз бизнесын оештырып җибәрергә ниятли.
Шәхси хуҗалыгында акрынлап терлекләрнең баш саны арта барган, яшь терлекләр асрау һәм үзенең азык базасы өчен җир булдыру турындагы мәсьәлә килеп туа. 2010 елда А. Шакиров "Стройсервис" ЯАҖ төзелеш оешмасы территориясендәге иске склад бинасын һәм 110 гектар җир алган. Бинаны яңадан җиһазландырып һәм терлек асрау өчен урыннар булдырганнан соң, Айрат 30 баш үгезне симертүгә куйган, аларны азык белән тәэмин иткән. Бинада мини-чалу цехы җиһазландырылган, суыткыч җиһаз монтажланган, фураж әзерләү өчен ДКМ тегермәне урнаштырыла. Беренче елны кырдагы эшләрне ялланган техника ярдәмендә башкарганнар. Хәзер хуҗалыкта чәчкеч, Т-150 һәм МТЗ тракторы бар, чәчү һәм чәчүлекләрне карау эшләрен үзе башкара, бары тик суктыруга гына комбайнны читтән җәлеп итә. Хуҗалыкны техника белән җиһазландыру өчен ШЯХны үстерүгә 500 мең сум күләмендә алынган кредит ярдәм иткән. Киләчәктә хуҗалыкта 20 баш сарык, 5 ат алырга һәм симертүдәге МЭТнең баш санын арттырырга планлаштырыла. Моның өчен фермер тагын бер кредит алырга ниятли. Хәзер төзүчеләр бригадасы бинада терлек урынын арттыру өчен идәннәр җәя.
Айрат Шакиров үсеп килүче терлекләргә җитәрлек күләмдә азык хәзерләү өчен җир мәйданын тагын 50 гектарга арттырырга уйлый. Хәзер үгезләр рационында җитәрлек күләмдә печән, салам һәм фураж бар. 30 баш үгезнең 8-сен фермер саткан да инде. Карап торышка үгезләр 500 кг-нан артык күренәләр (тере авырлыгы) һәм ул аларны язга чаклы сатачак. Аннан соң яшь терлекләр сатып алачак. Айрат Шакировның барлык башлангычларын да хатыны һәм 12 яшьлек кызы да хуплый.
Фермер хуҗалыгы башлыгы үзе дә кыенлыклардан, авыр эштән курыкмый, үзендә көч һәм энергия барлыгын тоя, ә иң мөһиме яраткан эше белән шөгыльләнү теләге бар. Аңа бары уңышлар гына юлдаш булсын, диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев