Һөнәренә тугры калган
Укытучы Вера Александровна Абрамованың 31 ел гомере Черемухово урта мәктәбе белән бәйләнгән, нәкъ шул алыштыргысыз, бердәнбер укытучы химия һәм биологиядән укыта. Хезмәт биографиясе башында ул чак кына үз язмышын үзгәртми калган. Бу мәктәптә югары классларда укыган чагында ук кыз бала шушы фәннәрне үз итә. Башта ул Яңа Иванаеводагы башлангыч, аннан...
Укытучы Вера Александровна Абрамованың 31 ел гомере Черемухово урта мәктәбе белән бәйләнгән, нәкъ шул алыштыргысыз, бердәнбер укытучы химия һәм биологиядән укыта. Хезмәт биографиясе башында ул чак кына үз язмышын үзгәртми калган.
Бу мәктәптә югары классларда укыган чагында ук кыз бала шушы фәннәрне үз итә. Башта ул Яңа Иванаеводагы башлангыч, аннан Екатерина Бистәсендәге сигезьеллык, соңыннан Черемуховодагы урта мәктәптә белем ала. Химия белән биологияне институт бетереп килгән яшь педагоглар укыта. Аларның үз фәннәрен нык яратулары балаларга да күчә. Вера Казан педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керергә карар кыла, институтны тәмамлагач, аны Черемухово Бистәсенә эшкә җибәрәләр. Әти-әнисе дә гади авыл хезмәтчәннәре, кызларының һөнәр сайлавын хуплап, укыганда матди, рухи ярдәм күрсәтеп торалар. Вера Александровна үзенең зирәк остазларын - педагоглар: Мария Григорьевна Отавина, Валентина Васильевна Сорокинаны җылы сүзләр белән искә ала, алар яшь белгечкә ярдәм кулы сузалар. Вера Александровна ике фәннән укыта, сыйныф җитәкчесе булып та эшли (5-10 сыйныфларны укытып, 4 төркем чыгара), мәктәп яны участогы да аның җилкәсендә була. Аның фикеренчә, укытучы һөнәрендә иң мөһиме - бу балаларга булган мәхәббәт. Нәкъ шушы ярату, алар алдында бурычлы булу һәм җаваплылык тою аңа педагогикадан читкә китәргә ирек бирми. 3 ел мәктәптә эшләгәч, ул әйбәт тормыш эзләп Черемуховодан китәргә була. Яңа Чишмәдә эшкә урнаша, тик очраклы рәвештә укытучыларның август конференциясендә хезмәттәшләрен күреп, мәктәптә аны алыштырырга, химия белән биологияне укытырга кеше табылмавын белә. "Язмыштан узмыш юктыр, күрәсең", - дип уйлый кыз, үзе укыткан балаларны кызгана. Бер елдан Черемухово егетенә тормышка чыга. Гаиләдә уллары һәм кызлары туа.
Вера Александровна еллар узган саен Черемухово мәктәбенә ныграк бәйләнә бара, ире дә хатынының эше күплеген аңлап, аңа гел ярдәм итеп яши.
Укытучының җиңел кулы белән мәктәптә классларда гөлләр пәйда була, хәзер мәктәп гөлләре белән дан тота. Ул башта өеннән алып килеп, биология кабинетын бизи. Башкалар да аңа иярә, хәзер мәктәп мәңге яшел оазисны хәтерләтә.
-Мин эшләгән дәвердә безнең коллектив гел бердәм булды, ул әле дә бу сыйфатны югалтмады. Миңа үз коллективым бик ошый", - ди ул. -Һөнәр сайлаганда әнине тынычландырып, бу һөнәрдән дә җиңеле юклыгына инандырырга тырыштым, 4 сәгать рәттән сөйли белергә генә кирәк, дидем. Дәрес планнары язганымны, ике ягымда өстәлдә өелеп торган тикшереләсе дәфтәрләрне, уку китапларын, методик пособиеләрне, дәрескә хәзерләнгәнемне, китапханәдә казынганымны, кичке мәктәптә укытканымны күреп торган әнием башын селкеп: "Ә син нәрсә дигән идең…",-диде. Вера Александровнаның күп кенә укучылары укырга кергәндә аның фәннәре төп имтихан саналган һөнәрләрне: медицина, ветеринария, нефть тармагын сайлыйлар. Соңгы 3 елда мәктәп тәмамлаучыларның күбесе БДИ тапшырганда химия белән биологияне өстәмә фән итеп алып, уңышлы тапшырганнар. Вера Александровна укучыларның фәнни проектлары җитәкчесе буларак, фәнни-тикшеренү эшләре дә алып бара, соңгы 8 елда уку эшләре мөдире вазыйфасын да уңышлы башкарган. Быел ул гади укытучы булып эшли: "Пенсиягә чыгарга ел ярым вакыт калды, күнегә торырга кирәк, чөнки укытучы һөнәре - ул нык сәламәтлек, җаваплылык, тырышлык, иҗат, нәтиҗә, шәхси вакытны да таләп иткән зур хезмәт. Кабат мәктәпкә кайтканыма бер дә үкенмәдем, - ди ул.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев