Нәтиҗәле эшли
Өченче бишкөнлек йомгаклары буенча СК-5 "Нива" классы комбайннары арасында бөртеклеләрне суктыруда "Вәлиев Ф.Р." КФХ механизаторы Михаил Козырев беренче урынга чыккан, ул 31 июльгә 310 тонна бөртек суктырган. Евгений СТАРОВ Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов комбайнчы эшләгән фермер Рамазан Кадыйров басуында Михаилга күчмә әләм, премия һәм котлау открыткасы...
Өченче бишкөнлек йомгаклары буенча СК-5 "Нива" классы комбайннары арасында бөртеклеләрне суктыруда "Вәлиев Ф.Р." КФХ механизаторы Михаил Козырев беренче урынга чыккан, ул 31 июльгә 310 тонна бөртек суктырган.
Евгений СТАРОВ
Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов комбайнчы эшләгән фермер Рамазан Кадыйров басуында Михаилга күчмә әләм, премия һәм котлау открыткасы тапшырды. Үзенә күрсәтелгән игътибар (хөрмәт) белән рухланган комбайнчы бу көнне аеруча тырышып эшли - 26 бункер бөртек суктыра. Михаил Козырев 118 нче ҺУ-да механик булып эшли, менә бишенче ел инде уңыш урып-җыю чорында "Нива" комбайнына утыра. Фермер Вәлиев белән килешеп, ул училище үстергән бөртекле культураларны урып-җыя, КФХ басуларында эшли һәм башка хуҗалыкларга да булыша. Козырев суктырган 310 тонна бөртекнең 100 тоннасы училищеныкы, әлегә сабан культуралары өлгергән арада ул башкалар басуында эшли тора.
Фермер Вәлиевның лизингка алган комбайны ел әйләнәсенә училищеның производство базасында тора, Михаил аны үзе ремонтлый, хезмәт күрсәтә. Укучылар шушы комбайнда практика үтәләр. Үзенең төп эшенә ул җитди карый. Булган 20 берәмлек техника төзек хәлдә. Автомашиналар йөртү, авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүгә бәйле имтиханнар тапшырганда Михаил Козырев имтихан алучы комиссия составына кертелә. Узган ел Михаил район буенча икенче урынны алган һәм үз позициясен быел да бирергә җыенмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев