Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәтиҗәләр тагы да әйбәтрәк була ала

"Архангельское" фермер хуҗалыгында көн саен сыерлардан 4 тонна чамасы сөт савып алалар, аның чиреген (1 тоннага якынын) Светлана Барсукова һәм Светлана Урядниковага беркетелгән сыерлар бирә.

-2013 ел нәтиҗәләре буенча алар машина белән сыер саву операторлары арасында алда баралар, - дип сөйли хуҗалыкның баш зоотехнигы Алексей Кучинский. - Светлана Урядникова - 184 тонна, ә Светлана Барсукова 176 тонна сөт сауды. Бүгенгесе көндә алар һәр сыердан 12-13 шәр литр сөт савып алалар.
Аларга беркетелгән төркемдә 50 шәр баш сыер, шулар арасында 10 ар баш тана, хәзер алар бозаулый башлаганнар, димәк сөт тагы артачак. Сыерлар рационына 4 килограмм фураж, 20 кг чамасы силос, 10-12 кг чөгендер түбе (көн саен бер машина аны Зәйдән ташып тора), печән, салам, минераль өстәмәләр кертелгән. Малларны тулы кыйммәтле ашатканга хуҗалык көн саен 3,2 тонна сөт сата, сөтнең майлылыгы югары булганга, тапшырыла торган сөт зачет авырлыгында 3,5 тоннага чаклы җитә.
Сөт, нигездә, шунда ук - Архангел Бистәсендә урнашкан эшкәртү цехына бара, аннан каймак, кефир һ.б. ясап кулланучыга җиткерелә. Хезмәт хакы турында соравыма ике Светлана да, аена 11-12 мең сум, дип җавап кайтарды, ул бер айга соңлап булса да (декабрь аена әле алмаганнар) даими биреп барыла. Әгәр югары савым алучы иң намуслы сыер савучыларның хезмәт хакы шундый булса, калган терлекчеләрнеке ул 8-9 мең сум тәшкил итә. - Уртача 9 мең сум чыга, - дип аныклык кертте Алексей Кучинский.
Алда әйтеп үтелгәнчә, хуҗалык көн саен 3,2 тонна продукция (70 мең сумлык) сата, ә машина белән сыер савучы операторларга савып алынган 1 литр сөт өчен бары 75 шәр тиен генә түлиләр, ә караган өчен бер сыерга - 30 тиен. Ә бит хуҗалыкта, агрофирмалардагы күк, сөт үткәргеч тә юк, барлык продукцияне дә кул белән ташырга кирәк. Безнең карашка (без хуҗалыкта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов белән булдык) хуҗалык җитәкчелегенә терлекчеләр хезмәтенә булган түләүне яңадан карау кирәк (мәсәлән, "Игенче" ҖЧҖ дә сыер савучыларга савып алынган 1 литр сөткә 2 сумга чаклы түлиләр).
Татьяна Белоглазованың фермер хуҗалыгы районда иң нык авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе булып тора. Хуҗалыкта кышкы чорга кирәкле азык запасы бар, терлекчеләр эш сөючән, намус белән эшлиләр, аларны матди яктан аз гына булса да кызыксындырып, хуҗалыкта терлекчелек өлкәсендә тагы да сизелерлек күрсәткечләргә ирешеп була.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев