Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ныклап торып эшкә керешкәннәр

Чер­туш авы­лын­да Сит­дый­ков­лар га­и­лә­се кыс­ка гы­на ва­кыт эчен­дә 24 баш МЭТ­гә исәп­лән­гән га­и­лә фер­ма­сы тө­зеп куй­ган, алар җи­теш­тер­гән сөт­че­лек про­дук­ци­я­се хә­зер "Ка­рат" СПК-га оза­ты­ла. Ев­ге­ний СТА­РОВ Үз га­и­лә фер­ма­ла­рын­да сөт җи­теш­те­рер­гә Сит­дый­ков­лар үт­кән ел­да ук ни­ят­лә­гән­нәр. Баш­та алар 56 гек­тар җир­не ми­лек итеп рәс­ми­ләш­тер­гән­нәр, ан­нан җир­не эш­кәр­теп, 30 гек­та­ры­на -...

Чер­туш авы­лын­да Сит­дый­ков­лар га­и­лә­се кыс­ка гы­на ва­кыт эчен­дә 24 баш МЭТ­гә исәп­лән­гән га­и­лә фер­ма­сы тө­зеп куй­ган, алар җи­теш­тер­гән сөт­че­лек про­дук­ци­я­се хә­зер "Ка­рат" СПК-га оза­ты­ла.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Үз га­и­лә фер­ма­ла­рын­да сөт җи­теш­те­рер­гә Сит­дый­ков­лар үт­кән ел­да ук ни­ят­лә­гән­нәр. Баш­та алар 56 гек­тар җир­не ми­лек итеп рәс­ми­ләш­тер­гән­нәр, ан­нан җир­не эш­кәр­теп, 30 гек­та­ры­на - күпь­ел­лык үлән, 26 гек­та­ры­на ар­па чәч­кән­нәр. Җи­тәр­лек кү­ләм­дә фу­раж өчен аш­лык, са­лам һәм пе­чән әзер­лә­гән­нән соң, фер­ма тө­зер­гә ке­реш­кән­нәр: бө­тен ак­ча­ла­рын то­тып, "Тат­фонд­банк"­тан 500 мең сум кре­дит та ал­ган­нар. Блок-кир­печ­не ра­йон­нан са­тып ал­ган­нар, Ак­су­бай ра­йо­нын­нан тө­зү­че­ләр ча­кыр­тып 2 ат­на эчен­дә фер­ма­ны тор­гы­зып та куй­ган­нар. Җир­лә­ре һәм би­на­ла­ры бул­гач, Сит­дый­ков­лар га­и­лә фер­ма­ла­ры тө­зү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы­на ке­рә ал­ган­нар, шу­лай итеп 1 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә суб­си­дия алу­га иреш­кән­нәр, бу ак­ча исә са­ву өчен тех­но­ло­гия җи­һаз­ла­ры (су­ыт­кыч-тан­кер да) һәм ти­рес чы­га­ру өчен ме­ха­низм­нар са­тып алу­га то­тыл­ган. Җи­һаз­лар­ның һәм­мә­се мон­таж­лан­ган, бар да эш­ли. Фу­раж тарт­ты­ру өчен үз көч­лә­ре бе­лән те­гер­мән тө­зе­гән­нәр, ток­ны ге­не­ра­тор эш­ләп чы­га­ра. Ма­ма­дыш ра­йо­нын­нан 8 бу­аз та­на са­тып ал­ган­нар, шу­лар­ның би­ше­се сау­ды­ра, алар­дан 5 бо­зау алын­ган, март аен­да та­гын 3 баш та­на­ла­ры бо­зау­лар­га ти­еш.

Хә­зер көн са­ен 110 литр сөт са­вып ала­лар, шу­ның бер өле­ше бо­зау­лар эчер­тү­гә, үз их­ты­яҗ­ла­ры­на то­ты­ла, ә 60 литр­ы "Ка­рат" СПК­га эш­кәр­тү­гә тап­шы­ры­ла. Га­и­лә сөт са­ту­дан ае­на 20 мең сум­га якын та­быш ала, бу ак­ча­лар кре­дит кап­лау­га то­ты­ла. Сөт­тән ка­тык, кай­мак, май, эрем­чек хә­зер­ли­ләр - зур га­и­лә өчен бо­лар бик тә ки­рәк нәр­сә, чөн­ки үз­лә­ре­нең өч ба­ла­ла­рын­нан тыш, та­гын тәр­би­я­гә 5 ба­ла ал­ган­нар. Яр­дәм­че ху­җа­лык­ны алып ба­рыр­га сту­дент ул­ла­ры Рә­зил һәм 10 сый­ныф­та уку­чы кыз­ла­ры Ра­и­лә дә бу­лы­ша, ә кеч­ке­нә Са­ла­ват ба­ла­лар бак­ча­сы­на гы­на йө­ри әле. Га­и­лә­гә тәр­би­я­гә алын­ган ба­ла­лар (ике яшь ярым­нан 12 яшь­кә чак­лы ба­ла­лар) хез­мәт сө­ю­чән га­и­лә­дә тәр­би­я­лә­нә­ләр һәм авыл тор­мы­шы­на ак­рын­лап ия­лә­нә­ләр, өй­рә­нә­ләр.

Гөл­си­нә әсемдә) Чер­туш һәм Акъ­яр мәк­тәп­лә­рен­дә чит тел­ләр бел­ге­че, ә ире Ра­мил ме­нә ди­гән ме­ха­ни­за­тор, бар эш­кә дә ос­та ке­ше. Уз­ган ел­да ул "Та­тарс­тан" а/ф-да "Дон" ком­бай­нын тө­зә­теп, ан­нан аны үз җи­рен­дә­ге ар­па­ны урып-җыю өчен арен­да­га ала. Бы­ел Сит­дый­ков­лар "Ни­ва" ком­бай­ны са­тып алыр­га ни­ят­ли­ләр. Мон­нан 11 ел элек тө­зел­гән ир­кен йорт­ла­ры зур га­и­лә өчен ке­че­рәк, шу­ңа да икен­че кат­ны тө­зү те­ләк­лә­ре бар. Әле­гә мо­ның өчен ак­ча­ла­ры җи­тәр­лек тү­гел, әм­ма ал­га та­ба га­и­лә фер­ма­сын та­гы да үс­те­рү һәм сөт җи­теш­те­рү­не арт­ты­ру нә­ти­җә­сен­дә хы­ял­ла­ры тор­мыш­ка ашар, ди­гән өмет­тә ка­лыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск