Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ныклап торып эшлисе бар

16 гыйнварда Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты авыл клубында халык алдында 2013 елда эшләнгән эшләргә исәп-хисап тотты һәм агымдагы елда алда торган бурычларны билгеләде. Авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ясаган авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты отчетында авыл учреждениеләре эшенә тулы анализ ясалды, уңай нәтиҗәләр билгеләнде, әле эшләнмәгәннәре дә искә алынды.
Соңгы 2 елда авылда байтак эш эшләнгән. Авылга чаклы һәм авыл эчендә асфальт юл салынган (аңа 70 млн. сум акча үзләштерелгән), менә дигән Мәдәният йорты төзелгән (аңа 10 млн. сумнан артык акча үзләштерелгән), анда хәзер җылы, рәхәт, 9 чакрым арага яңа суүткәргеч салынган (12 млн. сум чамасы), авыл кешеләре булышлыгы белән зират киңәйтелгән, мәктәптә зур капиталь ремонт бара - кайбер биналары балалар бакчасы итеп үзгәртелә (эшнең бәясе 4 млн. сумнан артык). Авыл кешеләре Әнвәр Залаков һәм Насыйх Мортазин ярдәме белән элеккеге кибет бинасын авыл музее итеп үзгәртә башлаганнар, бу эш быел төгәлләнергә тиеш. Яңа Мәдәният йорты ачылу белән авылның мәдәни тормышы да җанланган - биредә хәзер төрле чаралар, конкурслар, тематик кичәләр үткәрелә, бу эшләрдә клуб директоры Гомәр Насыйров һәм сәнгать җитәкчесе Галия Миншинаның хезмәте зур. Авылда Сабан туе, Инвалидлар көне, Өлкәннәр ункөнлеге, дини бәйрәмнәр оешкан төстә әйбәтләп үткәрелә.
Чыгыш ясаучы агымдагы елга бурычлар билгеләде: суүткәргеч салуны, музей төзүне төгәлләргә, "Урамнарны яктырту" программасы буенча 700 мең сум бюджет акчасын үзләштерү кирәк. Ә өч күперне төзәтүгә үз акчалары тотылырга тиеш, ул салымнардан һәм халык ризалыгы белән самообложение акчасыннан (1 сум самообложение акчасына республика бюджеты 3 сум бирә, бу бик отышлы)
җыелырга тиеш. Тупланган акча авылдагы башка көнүзәк проблемаларны хәл итүгә дә тотылачак.
Авылда әле көнкүреш калдыкларын чыгару эшен тәртипкә саласы (санкцияләнмәгән чүплекләр дә бар), җәен мәктәп һәм балалар бакчалары тирәсендәге клумбаларны таптап өрүче хуҗасыз терлекләр һәм сукбай этләр белән булган мәсьәләне хәл итәсе бар. Башкарма комитетка тагын халык белән кече бизнесны үстерү, гаилә фермалары төзү һәм киләчәктә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өстендә ныклап торып эшлисе бар.
Авыл җирлеге башлыгы су һәм терлек азыгы белән тәэмин итү буенча сорауларга җавап бирде. Мәктәп коллективының эше турында аның директоры Харис Латыйпов мәгълүмат җиткерде. Мәктәптә барлыгы 40 бала (бишесе Сөлчәбаштан килеп) укый, 15 укытучы эшли, бер укытучыга уртача 3 бала туры килә. Югары сыйныфта укучы 5 баланың берсе 2014 елның гыйнвар аенда сынау имтиханын (ГИА) бирә алмаган. Димәк, укытуның сыйфатын яхшыртасы бар.
Утырышта полиция участок инспекторы Илгиз Мохтаровның отчеты тыңланды, ул гражданнардан 9 мөрәҗәгать алынуын, 2013 елда 3 җинаять (урлашу) кылынуын билгеләп үтте. Аерым йортларда ялган аракы сату очраклары бар, андый "сатучы"ларга саллы штрафлар каралган.
Акбүре авыл җирлегенең пай җирләрен "Аксу-Агро" җәмгыяте арендага алган. Җәмгыять агрономы Рафик Рамазанов биргән мәгълүматларга караганда, 212 пай хуҗасының арендада 2469 гектар җире бар. Пайчыларга шикәр комы (1 пай өчен 85 кг-нан) белән исәп-хисап ясалган, язга бөтен җиргә сабан культуралары чәчеләчәк, көзгә халыкка бөртек белән исәп-хисап ясый алачаклар. - Гыйнвар-февраль айларында барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларының отчетлары тыңланачак, - дип белдерде үзенең чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул җыелган халыкны 2013 елда райондагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Тулаем төбәк продукты 9 млрд. сум тәшкил иткән (70% - нефтьчеләргә, 10% - аграр секторга туры килә). Республика программалары буенча берничә социаль-мәдәни-көнкүреш объекты төзелгән, бу эш быел да дәвам иттереләчәк.
Акбүре авылына да дистәләгән миллион сум бюджет акчасы сарыф ителгән, тик АҖ башкарма комитетының игътибарга алырлык эш нәтиҗәсе генә күренми - 900 мең сум чамасы салым җыелган, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз, ШЯХ кредитлары алучылар да бармак белән санарлык, халыкның авылдан китүе күзәтелә, авылның санитар торышы да мактанырлык түгел. Буш бакчалар да байтак, аларны азык культуралары үстерү өчен бушлай теләүчеләргә тапшырырга кирәк.
Район башлыгы тагын белем бирү, сәламәтлек саклау, төзекләндерү, гаилә фермалары төзү мәсьәләләренә тукталды, сорауларга җаваплар бирде.
Акбүре авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Аннан Вячеслав Козлов авылның күп кенә проблемаларын хәл итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәткән Мәүлет Латыйповка Рәхмәт хаты белән кыйммәтле бүләк тапшырды, ә Җәүдәт Җәләлетдинов иң күп сөт тапшырган Фәридә Мортазинага һәм мәдәният тормышында актив катнашучы Галия Миншинага бүләкләр тапшырды.
Безнең белешмә
Акбүре авыл җирлегендә 607 кеше теркәлгән, анда даими яшәүчеләр саны - 488. 213 пенсионер, эшкә яраклы кеше - 149, мәктәп укучылары - 40, эшсезләр саны - 48. Акбүредә 60 йорт буш, Сөлчәбашта андыйлар - 17.
2013 елда 15 кеше үлгән, балалар тумаган. Халыкта 97 җиңел машина, 41 трактор исәпләнә, 3 кибет эшли.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев