Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ныклап торып эшләргә кирәк

30 гыйнварда авыл мәдәният йортында Красный Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты 2013 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше турындагы отчетта (аны Красный Октябрь АҖ башлыгы Светлана Ерохина ясады) авыл учреждениеләре эшенә тәгаен анализ ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде (отчет слайдлар һәм инфография күрсәтеп баетылды).
Ел дәвамында Советның 10 утырышы үткәрелгән, аларда шушы җирлектәге яшәеш, җирлекнең бюджеты, илкүләм проектларны тормышка ашыру, демография һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелгән. Башкарма комитетка халыктан 681 мөрәҗәгать кергән, алар социаль юнәлештә (фатирларны хосусыйлаштыру, ШЯХ кредитларын рәсмиләштерү, эшкә урнашу, документлар тутыру һ.б.).
Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитет эшчәнлеге халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен терлекләр, техника сатып алуга, бина төзелешенә 24 кредит бирелгән, үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сату өчен авыл халкын Казан ярминкәләренә алып баруны оештырганнар, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, урамнарны яктырту, яңа суүткәргеч салу (үткәрү) буенча да аз эшләнмәгән. Соңгы ике елда Красный Октябрь һәм Н.П. Лебедка авыллары мәктәпләренә ремонт ясалган, "Кулай мохит" программасы буенча инвалид кешеләр яшәгән күп фатирлы йортларда пандуслар төзелгән. Барлык күп фатирлы йортларга да республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән, йорт тирәләре төзекләндерелгән, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелгән, быел 200 урынлы яңа Мәдәният йорты төзеләчәк. - Агымдагы елда безгә шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыру буенча тагын да активрак эш алып барырга кирәк, - дип билгеләп үтте Светлана Ерохина. - Суүткәргеч челтәргә реконструкция ясау эшен дәвам итәргә, республика программасы буенча урамнарга өстәмә яктырткычлар куярга (әлеге максатларга 800 мең сум акча бүлеп бирелә), җәмәгать оешмалары эшен тагы да көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча ныклап торып эшләргә, авылны төзекләндерүне дәвам иттерергә, авылыбыз халкы проблемаларын хәл итүгә тотыла торган салымнар җыемын контрольдә тотарга.
Чыгыш ясаучылар мәктәп директоры Фоат Кәбиров, балалар бакчасы мөдире Лариса Ефимова һәм ФАП мөдире Валентина Скоковалар үз учреждениеләренең эше турында сөйләделәр һәм авыл җирлеге башлыгының отчетын тулыландырдылар.
Полициянең участок уполномоченные Илгиз Мохтаров отчетында билгеләп үтелгәнчә, хокук бозуларның күпчелеге (барлыгы 41) эчкечелек нәтиҗәсендә килеп чыга, спиртлы эчемлекләрне өйдән сату очраклары бар (мондый "сатучыларга" чаралар катгыйланачак), ел буена 5 җинаять кылынган (нигездә, урлашулар), шуларның 4 се ачыкланган. Авыл халкы аннан гр. Ж.га карата чаралар кабул итүне сорады (адекват булмаганы өчен) - әлеге мәсьәлә контрольгә алынды.
- Сезнең җирлектәге кече торак пунктларда халык белән очрашу аерым үткәреләчәк, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. - Отчетта барлык мәсьәләләр дә яктыртылган иде, шунысы сөендерә, авыл җирлегендә туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк. Авыл җирлеге башлыгының чираттагы отчеты безнең төзүчеләр торгыза башлаган 200 урынлык яңа Мәдәният йортында булыр дип уйлыйм. Красный Октябрь авыл җирлегендә суүткәргечләр салу, урамнарны яктыртуны тагы да яхшырту, авария хәлендәге йортлардан яңа җиргә күчерү кебек эшләр дә алып барылачак. Студенец елгасы юлын (үзәк) тирәнәйтү һәм дамбаны күтәртү буенча да эшлисе эшләр байтак. Авыл җирлеге башкарма комитетына ШЯХ кредитлары бирү, төзекләндерү, эшсезләрне эшкә урнаштыру ("Кулон" а/ф һәм "Зубов В.С." КФХ да читтән килеп эшлиләр, ә шунда яшәүчеләр эшләргә теләми), эшмәкәрлекне һәм гаилә фермаларын төзү эшен үстерү буенча ныклап торып эшләргә кирәк.
Район башлыгы җыелган халыкны 2013 елда эшләнгән һәм быел планлаштырылган эшләр белән таныштырды, авыл халкының сорауларына җавап бирде (аларның бер өлеше контрольгә алынды).
Красный Октябрь авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды. Аннан Вячеслав Козлов "Кулон" агрофирмасының иң әйбәт комбайнчысы Айдар Ганиевка Рәхмәт хаты белән кыйммәтле бүләк, ә Светлана Ерохина авылның җәмәгать тормышында актив катнашкан Искәндәр Галимовка һәм китапханәче Валентина Мокеевага АҖ-нең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Безнең белешмә
Красный Октябрь авыл җирлегендә 331 хуҗалык исәпләнә (шул исәптән Н.П. Лебедкада - 43, Екатериновкада - 47). Анда 1017 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр саны - 879. Эшкә яраклы халык - 368 кеше, пенсионерлар - 214, 17 яшькәчә балалар - 208, студентлар - 45, эшсезләр - 31 кеше.
2013 елда 13 кеше үлгән, 14 бала туган (бу табигый артым күзәтелгән авыл җирлекләренең берсе), 2 туй булган.
Халыкта 160 җиңел, 14 йөк автомашинасы, 8 трактор бар. АҖ территориясендә 6 кибет эшли.

Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев