Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Оешкан коллектив – минем горурлыгым

2 сен­тябрь­дә ра­йон­да оеш­кан зур кол­лек­тив­ның аб­руй­лы җи­тәк­че­се, РҮХ баш та­би­бы Ри­шат Ну­рт­дин улы Би­ла­лов үзе­нә 50 яшь ту­лу­ны - юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те.

Ул Әл­ки­ ра­йо­ны Яңа Кам­ка авы­лын­да Нурт­дин абый бе­лән Фа­хи­рә апа­лар га­и­лә­сен­дә дүр­тен­че ба­ла бу­лып дөнь­я­га ки­лә. Әти-әни­се ху­җа­лык­та эш­ли: әни­се - яшел­чә­че­ләр бри­га­ди­ры, әти­се - бал­та эш­лә­ре ос­та­сы (алар­ны агач ос­та­сы - крас­но­де­рев­щик дип тә атый­лар) бу­ла. Ти­рә-юнь авыл­лар­да әти­се ма­тур­лап, би­зәк­ләп яса­ган шкаф­лар, сер­вант­лар, сан­дык­лар әле дә кул­ла­ныш­та. Бү­ген дә әти-әни­се исән- сау - бер ай­дан ба­ла­ла­ры (алар исә би­шәү - Ри­шат­тан соң та­гын бер ул­ла­ры ту­а), онык­ла­ры бер­гә җы­е­ла­чак, әби бе­лән ба­бай­ның бер­гә го­мер итә баш­лау­ла­ры­на 60 ел ту­ла.

- Без әти-әни­е­без­гә бик рәх­мәт­ле­без, - дип сөй­ли Ри­шат Би­ла­лов. - Би­ше­без­гә дә юга­ры бе­лем алу мөм­кин­ле­ге бирд­е­ләр, бү­ген­ге­се көн­дә дә ки­ңәш­лә­ре, үгет-нә­си­хәт­лә­ре бе­лән яр­дәм итеп то­ра­лар. Олы апа­быз Әл­фия Тү­бән Ка­ма­да - пе­да­гог, икен­че апа­быз - Ру­за­лия КХ­ТИ-ны тә­мам­лап, бел­геч­ле­ге бу­ен­ча эш­лә­де,хә­зер Тү­бән Нов­го­род­та яши - үз биз­не­сы бар, Ирек абы­ем ми­нем ке­бек та­биб, Сар­ман­да баш та­биб бу­лып эш­ли, төп­че­ге­без Ри­нат - фи­нан­сист, инс­ти­тут тә­мам­ла­гач Ка­зан­да кал­ды, бер ком­мер­ция оеш­ма­сын­да баш бух­гал­тер бу­лып эш­ли.

Баш­лан­гыч мәк­тәп­не үз авыл­ла­рын­да тә­мам­лап, Ри­шат уку­ын күр­ше Ур­га­га­ры авы­лын­да дә­вам итә, һәр көн­не җәя­ү­ләп тә, ве­ло­си­пед бе­лән дә йө­реп укый, кы­шын 8 чак­рым ара­ны чаң­гы­да үтә (шу­ңа да гәү­дә­се әле дә спорт­чы­лар­ны­кы ке­бек, фи­зик чы­нык­кан­лы­гы бар­лык спорт ярыш­ла­рын­да кат­наш­кан­да да си­зе­лә). Ур­та мәк­тәп­не Ал­пар авы­лын­да "биш­ле"­гә ге­нә тә­мам­лый һәм Ирек абый­сы сук­ма­гын­нан ки­теп, Ка­зан ме­ди­ци­на инс­ти­ту­ты­ның сто­ма­то­ло­гия фа­куль­те­ты­на укыр­га ке­рә. Аны тә­мам­ла­ган­нан соң Яшел Үзән шә­һә­рен­дә ин­тер­на­ту­ра үтә, ан­нан ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы юл­ла­ма­сы бе­лән, 1986 ел­да без­нең ра­йон­га ки­лә (21 ав­густ­та бер кол­лек­тив­та эш­лә­ве­нә 27 ел бул­ган, хә­зер ул Яңа Чиш­мә­не үз ра­йо­ны дип са­ный).

Р.Н. Би­ла­лов га­ди та­биб­тан зур кол­лек­тив­ның җи­тәк­че­се дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лә. Күп нәр­сә­гә РҮХ-нең элек­ке­ге баш та­би­бә­се И.Н. Дзу­га­е­ва­дан (хә­зер мәр­хү­мә) өй­рә­нә, Зи­рек­ле учас­ток хас­та­ха­нә­сен­дә (ул ва­кыт­та ста­ци­о­нар­да 60 кой­ка бу­ла, хә­зер РҮХ-дә шул чак­лы) баш та­биб ва­зый­фа­сын баш­ка­ра, по­лик­ли­ни­ка мө­ди­ре, баш та­биб урын­ба­са­ры, тер­ри­то­ри­аль хас­та­ха­нә кас­са­сы ди­рек­то­ры бу­лып эш­ли. И.Н. Дзу­га­е­ва Ка­зан­га кит­кәч, 1995 ел­ны баш та­биб­ка кем­не бил­ге­ләү мәсь­ә­лә­се дә тор­мый. Ри­шат Би­ла­лов кан­ди­да­ту­ра­сын ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы, ра­йон җи­тәк­че­лә­ре дә хуп­лый, РҮХ кол­лек­ти­вы да аны җы­лы ка­бул итә.

- Әл­бәт­тә, проб­ле­ма­лар җи­тәр­лек иде, - дип сөй­ли юби­ляр.

- Ни­ба­ры 14 та­биб эш­ли, үз кадр­ла­ры­быз юк, җи­һаз­лар да ис­кер­гән иде, көн­кү­реш мәсь­әлә­лә­рен дә бай­так хәл итәр­гә ту­ры кил­де. Тик мин ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нең дә, эш бу­ен­ча хез­мәт­тәш­лә­рем­нең дә яр­дә­мен то­еп яшә­дем, - ди ул.

90 нчы ел­лар ба­шын­да тө­зел­гән хас­та­ха­нә комп­лек­сын­да бү­ген­ге­се көн­дә РҮХ­гә ти­еш­ле бар­лык бел­­геч­лек­ләр бу­ен­ча 32 та­биб хез­мәт куя. Алар­ның күп­че­ле­ге без­нең ра­йон мәк­тәп­лә­рен тә­мам­лап, РҮХ юл­ла­ма­сы бу­ен­ча укыр­га җи­бә­рел­гән уку­чы­лар. Шу­шы ел­лар эчен­дә бар­лык ки­рәк­ле хез­мәт­ләр - йо­гыш­лы авы­ру­лар, нар­ко­ло­гия, он­ко­ло­гия, пси­хи­ат­рия, нев­роло­гия, суд­медэкс­пер­ти­за һ.б. бү­лек­ләр бул­ды­рыл­ган.

Шу­шын­дый зур кол­лек­тив­ны то­ту­га ел са­ен шак­тый зур күләмдә акча җи­бә­ре­лә, бү­лек­ләр яңар­ты­ла, агым­да­гы ел­да ка­бул итү бү­ле­ге ка­пи­таль үз­гәр­теп ко­рыл­ган. Бү­ген­ге­се көн­дә хас­та­ха­нә­дә чис­та, уңай­лы һәм җай­лы бу­луы сө­ен­де­рә.

Шу­шы ел­лар эчен­дә бай­так кы­на эре ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­ры (рент­ген - комп­лекс, УЗИ - ап­па­рат­лар, эн­дос­ко­пия җи­һа­зы һ.б.) алын­ган, алар бе­лән эш итү өчен бел­геч­ләр әзер­лән­гән. Ел са­ен ав­то­парк та шак­тый кү­ләм­дә яңар­ты­ла, бу эш­тә баш та­биб­ның өле­ше зур.

ФАП-лар тө­зү һәм ка­пи­таль ре­монт­лау бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы баш­лан­ган­чы без­нең ра­йон­да алар­ның ба­ры­сы да ре­монт­лан­ган һәм за­ман­ча та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­лә иде. Соң­гы 2 ел эчен­дә 3 яңа ФАП тө­зел­гән, Зи­рек­ле учас­ток хас­та­ха­нә­се­нә ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре тө­гәл­лә­нә. Әй­тер­гә ки­рәк, аның (хас­та­ха­нә­нең) бү­ген­ге­се көн­дә дә сак­ла­нып ка­лу­ын­да Ри­шат Би­ла­лов­ның куй­ган хез­мә­те зур. Мон­нан 7-8 ел элек аны бө­тен­ләй ябар­га те­лә­гән иде­ләр, әм­ма ра­йон һәм РҮХ җи­тәк­че­ле­ге­нең бер­дәм ты­рыш­лы­гы нә­ти­җә­сен­дә ул эш­лә­вен дә­вам итә, ал­да әй­теп үт­кә­не­без­чә, тиз­дән ан­да ка­пи­таль ре­монт тө­гәл­лә­нә­чәк.

Р.Н. Би­ла­лов­ның хез­мәт­лә­ре юга­ры бә­я­лән­гән - ул "РФ Сә­ла­мәт­лек сак­лау от­лич­ни­гы" ди­гән күк­рәк­кә та­га тор­ган бил­ге бе­лән бү­ләк­лән­гән, 2003 ел­да аңа "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган та­би­бы" исе­ме би­рел­гән, ә 2009 ел­да РҮХ кол­лек­ти­вы "Ел та­би­бы - Ак чә­чәк­ләр" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы пре­ми­я­се­ лау­ре­аты бул­ган.

Ри­шат Би­ла­лов­ның ыша­ны­чы, бик ма­тур га­и­лә­се бар. Зи­рек­ле учас­ток хас­та­ха­нә­сен­дә баш та­биб бу­лып эш­лә­гән­дә ул шул авыл­ның бик чи­бәр кы­зы - Ре­зи­дә бе­лән та­ны­ша һәм алар тиз­дән өй­лә­не­шә­ләр. Ике ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр, кыз­ла­ры Сәр­ви­наз әти­се юлын­нан ки­тә - та­биб-те­ра­певт, ә улы Ра­вил бы­ел КНИ­ТУ (КА­И) сту­ден­ты бул­ган.

Буш ва­кыт­ла­рын­да Ри­шат Нурт­дин улы спорт бе­лән шө­гыль­лә­нә (җи­ңел ат­ле­ти­ка, чаң­гы спор­ты). Шул сә­бәп­ле РҮХ­ кол­лек­ти­вы ра­йон­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә үт­кән спорт ярыш­ла­рын­да ме­нә ди­гән итеп чы­гыш ясый. Ул әле та­гын та­ри­хи әдә­би­ят укыр­га, яшел­чә­че­лек бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә (бу­сы ин­де аның әни­сен­нән күч­кән) яра­та, шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лы­гын­да яшь МЭТ ас­рый.

Үзе­гез­нең иң әһә­ми­ят­ле, мө­һим уңы­шы­гыз дип нәр­сә­не са­ный­сыз, ди­гән со­рау­га, ул: "Ү­зем­нең иң зур го­рур­лы­гым дип мин үзе­без­нең бер­дәм, ида­рә ите­лә тор­ган, гра­мо­та­лы, ра­йон­ның сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә ку­ел­ган күп­че­лек бу­рыч­лар­ны хәл итәр­гә сә­ләт­ле кол­лек­ти­вы­быз­ны атар идем" , - дип җа­вап бир­де.

Без Ри­шат Ну­рт­дин улын юби­лее бе­лән тәб­рик итә­без, аңа нык­лы исән­лек һәм ра­йон хал­кы сә­ла­мәт­ле­ге са­гын­да яңа уңыш­лар те­ли­без.

Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев