Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Онытмадык, горурланабыз

15 февральдә Яңа Чишмәдә сугышчы интернационалистлар көнен билгеләп үттеләр. Районның барлык мәктәпләрендә бу көнне батырлык дәресләре үткәрелде, монда авылдашларын - локаль сугышларда катнашучыларны чакырдылар.

Иртәнге сәгать 10га "әфганчылар" барысы да бергә мәңгелек ут янына җыелдылар. Анда хәтер көненә багышланган митинг булды. Әлеге чарада бүгенгесе көн геройларын район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Дәүләт Советы Комитетында социаль сәясәттә эшчәнлекне тәэмин итү буенча бүлекнең баш киңәшчесе Әнвәр Мингазов, ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров сәламләделәр.
Ватаныбыздан читтә үз бурычларын үтәгән сугышчыларны искә алу өчен митингка байтак кына яңачишмәлеләр дә килгән иде.
Ул чаклардагы 10 елга сузылган сугыш турында чыгыш ясаучылар кыска һәм ачык итеп сөйләделәр, һәлак булучыларны искә алдылар, хезмәтләре һәм туган якларына әйләнеп кайткач тормышларын матур итеп дәвам итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Сугышчы-интернационалист Марат Садыйковны лаеклы хезмәте һәм үсеп килүче яшь буынга патриотик рухта тәрбия биргәне өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, солдат һәйкәленә һәм мәңгелек ут янына венок һәм ал канәфер чәчәкләре салдылар.
15 февраль - интернационалистларга бу көнне бергәләп үткәрү өчен бер сәбәп, шунлыктан очрашу Яңа Иванаево МЙ-да көйләнгән өстәлләр янында дәвам итте. ""Әфганчылар"ның сөйләшер сүзләре, хәл итәсе проблемалары да бар иде, бергәләп аларны чишү юлларын эзләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев