“Жемчужина” ачылды
15 ноябрьдә район үзәгендә бик матур исемле йөзү бассейны ачу тантанасы булды. Район халкын шушы мөһим вакыйга уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, бассейнны ачу тантанасында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрның беренче урынбасары Азат Шарапов,...
Бассейн район халкын һәм килгән кунакларны бәйрәмчә бизәлгән килеш каршылады. Бер ел элек кенә шушы урынның таш-ландык җир булуын күз алдына китерүе дә кыен. "Кулонстрой" төзүчеләре көче белән бер ел чамасы вакыт эчендә бик шәп җиһазланган, эчке яктан да бик матур эшләнгән, тирә-юне төзекләндерелгән ябык типтагы бассейн пәйда булды. 1700 квадрат метр мәйдан биләгән бина "Олимп" спорткомплексы янәшәсендә урнашкан һәм ул 8 өлешкә (дорожка) бүленгән 25 метрлы төп бассейннан, балалар өчен билгеләнгән өлештән, сауна, массаж салоны, гүзәллек салоны, бильярд бүлмәсе һәм буфеттан тора. Бассейнны җиһазлаганда инвалидларга уңайлыклар тудыруга да игътибар бирелгән. Бассейнга берьюлы 50 кеше йөри ала. Бассейн төзү 150 млн. сумга төшкән.
Чыгымнарның зур өлешен "Татнефть" компаниясе үз өстенә алган, өлешчә ТР Хөкүмәте ярдәм иткән. Бассейн ачу тантанасында чыгыш ясаган район башлыгы Вячеслав Козлов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка район территориясендә башкарылган республиканың үсеш программалары турында бәян итте: Акбүредә авыл клубы, Архангелда ФАП төзелде, РҮХ-нә реконструкция ясалды, 13 километр суүткәргеч үткәрелде, ике скважина борауланды, "Үтемле мохит" программасы буенча 9 миллион сум акча үзләштерелде. Бүгенгесе көн яңачишмәлеләр өчен бик мөһим һәм тарихи, дип билгеләп үтте район башлыгы. Республикабыз Президентыннан һәм "Татнефть" ААҖ акционерларыннан зур бүләк ясалды. Вячеслав Михайлович бассейнны төзүдә катнашучыларга, бигрәк тә "Татнефть" җитәкчелегенә өзлексез финанслап торганы, "Кулонстрой" җитәкчелегенә эшне кызу тотканнары һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Бассейнны тантаналы шартларда ачу церемониясендә чыгыш ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге төзелешкә "Татнефть" компаниясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте, әйтергә кирәк, финанс ягыннан төп чыгым нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән.
Татарстан Президенты шушы көннәрдә Казанда Россиядә иң эреләрдән саналган гимнастика комплексы ачылуын хәбәр итте. "Спорт объектлары башкалада гына түгел, алар гомумән республика буенча да байтак төзелә", - диде ТР башлыгы. "10 көн элек без Түбән Камада булган идек. Ясалма кыр һәм уен мәйданчыклары булган урамдагы спорт комплексын карадык. Мондый комплексны бер елдан соң һәр шәһәрдә һәм һәр районда төзербез дип уйлыйм. Милләтләр сәламәтлеге - бу төп бурыч", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук әлеге юнәлештәге эш сизелерлек нәтиҗә бирә: республикада туучылар саны үсә, уртача гомер озынлыгы арта, демографик торыш яхшыра, дип билгеләп үтте. ТР Президенты яңа бассейн Яңа Чишмәдә үз районын гына түгел, ә Татарстан, Россиянең данын еракларга таратырлык күренекле спортчылар тәрбияләргә мөмкинлек бирер, дигән өметтә калабыз, диде.
Рөстәм Миңнеханов бүләк сыйфатында "Жемчужина"га кирәкле җиһазлар сатып алуга 100 мең сумлык сертификат һәм бассейнны чистарту аппараты тапшырды. Икенче аппаратны Шәфәгат Тәхаутдинов бүләк итте.
"Кулон" ЯАҖ-нең генераль директоры Альберт Фәхретдинов бассейн директоры Ольга Быковага бассейнның символик ачкычын тапшырды. Ольга Быкова исә үз чиратында төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы Альберт Фәхретдиновка, Шәфәгат Тәхаутдиновка, "Кулонстрой" ЯАҖ участогы начальнигы Дамир Әхмәтҗановка, "Кулонстрой" ЯАҖнең техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Илнур Габитовка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Аннан соң ТР Президенты һәм тантаналы чарада катнашучылар яңа объектны карап әйләнделәр. Фойеда кунакларны үзенчәлекле костюмнардан (су кызлары) балалар сәламләде, Президент балалар белән дә сөйләшеп алды. Бильярд залында Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов үзара бильярд уйнап алдылар. Аннан соң кунаклар бассейнның эчке ягын, биналарны карап, Чаллыдан килгән синхрон йөзү буенча балалар командасыннан торган яшь спортчылар чыгышын күзәттеләр.
Чыгышлар бик матур булды. Кызыл йөзү костюмнары кигән спортчылар бассейнның зәңгәр су фонында бик матур күренделәр. Балалар өчен билгеләнгән өлешендә балалар суда туп уйнадылар.
Бассейн иртәнге сәгать 8 дән кичке 10 га чаклы ялсыз эшләячәк. Анда йөрү өлкәннәргә һәм балаларга да сөенеч өстәячәк.
Рәсемдә: беренче биттә сулдан уңга А.Фәхрет-динов, О. Быкова, В.Коз-лов, Р.Миңнеханов һәм Ш.Тәхаутдинов
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев