Пенсия фонды аңлатма бирә
Газетабыз редакциясенә укучыбыздан хат килде. Анда язылган сорауга район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә. - Пенсия тупланмалары акчалары белән нәрсә эшләп була? - Пенсия тупланмалары акчаларын өстәмә табыш алу өчен күчерә (сала) аласыз, нәтиҗәдә бу сезнең пенсиягез күләменә йогынты ясаячак. Бу дәүләт яки шәхси идарәче компания яисә...
Газетабыз редакциясенә укучыбыздан хат килде. Анда язылган сорауга район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Пенсия тупланмалары акчалары белән нәрсә эшләп була?
- Пенсия тупланмалары акчаларын өстәмә табыш алу өчен күчерә (сала) аласыз, нәтиҗәдә бу сезнең пенсиягез күләменә йогынты ясаячак. Бу дәүләт яки шәхси идарәче компания яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (ДБПФ) булырга мөмкин. Кайсын сайлавыгызны тәгаен белгәннән соң, сез агымдагы елның 31 декабренә чаклы РПФга тиешле гариза бирергә тиешсез. РПФ-дан ДБПФ-на яки бер ДБПФ-дан икенче ДБПФ-на күчкән очракта да мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзергә кирәк.
Идарәче компанияләр һәм ДБПФ исемлекләре, гариза формалары һәм аларны тутыру үрнәкләре РФ Пенсия Фондының www.pfrf.ru сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев