Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пиротехника

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республика территориясендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә чаклы янгынга каршы махсус режим билгеләнгән.

Әлеге Указ нигезендә Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы карары да кабул ителгән һәм тагын алда атап үтелгән срокка безнең районда янгынга каршы махсус режим да кертелгән.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда түбәндәге территорияләрдә пиротехник әйберләр куллану тыела: сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 1000 метр арада; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күпләп җыела торган объектлар чикләреннән 300 метр арада.
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең шуңа тәңгәл килгән карары белән бәйрәм фейерверкларын куллану урыны билгеләнгән, ул Яңа Чишмә авылыннан Екатерина Бистәсе ягына таба (иске аэропорт территориясе) 1000 метр арада урнашкан.
Гражданнар, урындагы һәм юридик шәхесләр тарафыннан билгеләнмәгән урыннарда пиротехник әйберләр куллану очраклары ачыкланганда, аларга карата административ җәза бирү чаралары кулланылачак (гражданнарга 2 мең сумнан алып 4 меңгә чаклы, урындагы шәхесләргә - 15 меңнән 30 мең сумга чаклы һәм юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга чаклы штраф салыначак).
Рафаэль ГИНИАТУЛЛОВ,
Яңа Чишмә районы буенча ОНД начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев