Питрау бәйрәме
12 июльдә Ленино авылы мәдәният йортының "Сурэкэ" фольклор коллективы керәшеннәрнең республика Питрау бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәм Мамадыш районы Җөри авылында үтте. Питрау бәйрәме керәшеннәрнең иң күркәм бәйрәмнәренең берсе булып санала, анда ел саен Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, шулай ук Россиянең Чиләбе өлкәсе, Башкортостан, Удмуртия кебек төбәкләрдән дә ун мең чамасы кунак килеп, Җөри авылы мәйданына җыелышты.
Бәйрәм программасын атлар чабышы башлап җибәрде. Ә фестивальне рәсми төстә ачу тантанасы кичке сәгать 6 да булды. Зуп капка янында бәйрәм кунакларын милли киемнәр кигән кызлар каршылады, алар әле төрледән-төрле ризыклар белән сыйладылар.
Мамадыш муниципаль район башлыгы Питрау кунакларына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов (аның Җөригә беренче тапкыр килүе) элегрәк бу аланга килмичә күп нәрсә югалтканмын, дип тә әйтте. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән аның урынбасары Римма Ратникова җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм байтак кына халыкларның традицияләрен үз эченә алган. Татар Сабантуе белән, мисал өчен, аны көрәш һәм катыктан акча эзләү, ә рус Иван Купаласы белән учак аша сикерү якын иткән (туганлаштырган). Хәер, аерма булса да - бары тик монда гына кыр чәчәкләреннән ясалган иң яхшы бәйләм конкурсында катнашырга яки "Керәшен чибәре" исемен алуга ярышырга мөмкин.
Масштабы буенча әлеге фестивальне нинди дә булса башка вакыйга белән чагыштыру кыен, тик шулай да Татарстан халкы билгеләп үтә торган башка милли бәйрәмнәр белән уртак нәрсәләре бар аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев