Планнарны тормышка ашыруда ярдәм
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк 2012 елның көзендә хәрби хезмәт срокларын тутырып кайткан егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Очрашу 18 гыйнварда "Олимп" спорткомплексында түгәрәк өстәл янында узды. Хәрби комиссариат белгече Алексей Мельников демобилизацияләнгән 27 егетнең 14-е махсус урта уку йортларында укуларын дәвам итәләр, хәзергесе вакытта алар уку...
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк 2012 елның көзендә хәрби хезмәт срокларын тутырып кайткан егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Очрашу 18 гыйнварда "Олимп" спорткомплексында түгәрәк өстәл янында узды.
Хәрби комиссариат белгече Алексей Мельников демобилизацияләнгән 27 егетнең 14-е махсус урта уку йортларында укуларын дәвам итәләр, хәзергесе вакытта алар уку йортларында, дүртесе - Татарстан шәһәрләрендә эшлиләр, икесе - районда, берсе контракт буенча хезмәткә китә, дип мәгълүмат бирде. Калган 6 егетнең бары берсе генә эш эзләп Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Калганнары эшкә урнашырга ашыкмыйлар булса кирәк, бу очрашуга да килмәгәннәр. Мондый очрашулар исә яшьләргә планнарын тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан оештырыла. Һәрбер егетне тыңлап, очрашуда катнашкан Яшьләр эшләре бүлеге, Мәшгульлек үзәге, РМБ һәм башка оешмалар вәкилләре аларга эшкә урнашуда һәм укырга керүдә үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Кызыктыргыч тәкъдимнәр дә ишетелә. Шундый очрашуларда тәҗрибәле ата-аналар да үз киңәшләрен бирәләр, фикерләре белән уртаклашалар. Әйтик, Екатерина егете Иван Сусловка 2012 елның ноябрь аенда демобилизацияләнгән Рамилнең әтисе - Чаллы Башыннан Ришат Хәмзин аталарча киңәш бирде. Ул егеткә авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укуын дәвам итеп, эшләргә (матди яктан ата-анасына бәйле булмаска) тәкъдим итте. Иван бу киңәшкә рәхмәт әйтте.
Әйтергә кирәк, бу очрашулар тикмәгә узмый: узган ел район башлыгы Вячеслав Козлов белән узган очрашу да уңай нәтиҗәләр биргән, язын хезмәт итеп кайткан егетләрнең унысы районда әйбәт эш тапкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев