Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полиция хезмәткәрләре оешмаларны тикшерәләр

Районның эчке эшләр бүлеге тарафыннан райондагы оешмалар һәм учреждениеләрнең террорга каршы сакланышын тикшерү буенча чаралар үткәрелә.

Райгазда үткәрелгән тикшерү предприятиедә шундый саклану булмавын күрсәтте. Полиция хезмәткәрләре гражданлык формасында шушы объект бинасына рәхәтләнеп шартлаткыч матдә муляжы алып керде. Бинага кергән чакта райгаз каравылчысы керүче кешене туктатмый, кулындагы әйберләрен, документларын тикшерми, фамилиясен сорамый, теркәү журналына да берни язмый. Шулай итеп шартлаткыч матдә муляжы белән бу шәхес бернинди каршылыксыз райгаз бинасына үтеп кергән.
Алда башка оешмаларда һәм учреждениеләрдә дә шундый тикшерү үткәреләчәк.
Полиция хезмәткәрләре көче белән кибет тотучылар һәм сатучылар белән өстәмә инструктажлар үткәрелде, аларга террорлык куркынычы янаганда дөрес эш итәргә, кибеттән алюминий пудрасы, күпләп ацетон, эреткеч, күп итеп озак саклана торган азык-төлек, аммиак селитрасы сораучы яки сатып алучылар турында хокук саклау органнарына хәбәр итү кирәклеге аңлатылды, аларга белешмәлекләр таратылды. Шахмай Чертуш, Чаллы Башы, Черемухово Бистәсе, Ленино, Горшково авылларында урнашкан кибет хуҗалары һәм сатучыларга инструктаж үткәрелде.
Полиция хезмәткәрләре һәр көн саен көндез һәм төнге вакытларда район үзәгендәге кунакханәләрне, тулай торакларны, аларда кемнәр яшәвен, ни белән шөгыльләнүләрен тикшерәләр.
Алексей МОРДВИНОВ, ЭЭБ начальнигы, полиция майоры
: Яңа ел бәйрәмнәре һәм озын ял көннәре алдыннан укучыларыбызга тиешле хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерәбез. Террорчылык сыйфатында куркыныч янау турында шик туса түбәндәге телефон номерларына шалтыратуыгызны сорыйбыз: 8(843)231-45-45 (ТР буенча РФ ФСБ Идарәсе), 8(84342)2-20-25 (ТР буенча РФ ФСБ Идарәсенең Чистай районара бүлеге), 02, 8(84348)2-26-73 (Яңа Чишмә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев