Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Премьер-министр безнең районда

30 ап­рель­дә ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков бе­лән ТР Премь­ер-ми­нистр урын­ба­са­ры - ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да бул­ды­лар. Алар яз­гы кыр эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар. Ев­ге­ний СТА­РОВ ТР Хө­кү­мә­те баш­лы­гы һәм ми­нистр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов бе­лән бер­гә вер­то­лет­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны кыр­ла­рын ка­рап...

30 ап­рель­дә ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков бе­лән ТР Премь­ер-ми­нистр урын­ба­са­ры - ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да бул­ды­лар. Алар яз­гы кыр эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

ТР Хө­кү­мә­те баш­лы­гы һәм ми­нистр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов бе­лән бер­гә вер­то­лет­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны кыр­ла­рын ка­рап әй­лән­де­ләр. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Әдәм­сә бү­лек­чә­се кы­рын­да алар ху­җа­лык­лар, ра­йон үзә­ге оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре һәм фер­мер ху­җа­лык­ла­ры баш­лык­ла­ры, шу­лай ук ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се бел­геч­лә­ре бе­лән оч­раш­ты­лар. Вя­чес­лав Коз­лов ба­су­лар­да­гы хәл­ләр ту­рын­да җит­кер­де. Ра­йон­да са­бан куль­ту­ра­ла­рын чә­чү­гә 41 мең гек­тар җир бү­леп би­рел­гән, шу­ның 37 про­цен­ты чә­чел­гән. Шу­лай ук чә­чү­лек­ләр­нең 90%ы тук­лан­ды­рыл­ган. "Зу­бов В.С." КФХ иген­че­лә­ре кыр­га бе­рен­че­ләр­дән бу­лып чык­ты­лар. Ра­йон­да­гы сө­рү­лек җир­ләр­нең 60 про­цен­ты "Ку­лон" ҖЧҖ, "Ва­мин-Та­тарс­тан" ҖЧҖ һәм "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ ке­бек эре ин­вес­тор­лар та­ра­фын­нан эш­кәр­те­лә. Ра­йон баш­лы­гы бил­ге­ләп үт­кән­чә, авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­ре­нең күп­че­ле­ге кыр­да тәү­лек бу­е­на эш­ли­ләр. Бы­ел Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да бор­чак чә­чү мәй­да­ны 5 тап­кыр­га арт­кан.

Әң­гә­мә ба­ры­шын­да Ма­рат Әх­мә­тов үз фи­ке­рен җит­кер­де: без­нең ра­йон соң­гы ко­ры­лык­тан соң тер­лек­ләр­нең баш са­нын ту­лы­сын­ча тор­гы­за ал­ган ра­йон­нар­ның бер­се. Шу­лай да ра­йон хез­мәт­чән­нә­ре­нә авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­не арт­ты­ру өс­тен­дә эш­ләр­гә ки­рәк. Рес­пуб­ли­ка­да авыл ху­җа­лы­гы җир­лә­ре­нең 2,7 про­цен­тын би­ләп тә, ра­йон ни­ба­ры 1 про­цент ту­ла­ем про­дук­ция җи­теш­те­рә, дип бил­ге­ләп үт­те ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы баш­лы­гы. Ан­нан соң ми­нистр Та­тарс­тан­га үз хал­кын азык-тө­лек һәм фу­раж бөр­те­ге (аш­лык) бе­лән га­ран­ти­я­ле тәэ­мин итү өчен 600 мең га көз­ге куль­ту­ра­лар бул­ды­рыр­га ки­рәклеген ассызыклады. "Бы­ел авыл ху­җа­лы­гы то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре се­зон­лы эш­кә ди­зель ягу­лы­гын таш­ла­ма­лы бә­я­дән са­тып ал­ды­лар. Банк кре­дит­ла­ры өчен про­цент став­ка­ла­рын суб­си­ди­я­ләү хи­са­бы­на алар шак­тый дәү­ләт яр­дә­ме ала­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кай­бер ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре шу­шы фор­сат­тан фай­да­лан­ма­ды­лар", - дип ба­сым яса­ды Ма­рат Әх­мә­тов.

ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков бил­ге­ләп үт­кән­чә, хә­зер рес­пуб­ли­ка­да яз­гы кыр эш­лә­рен оеш­кан төс­тә үт­кә­рү һәм әй­бәт уңыш алу­га ни­гез са­лу өчен уңай шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Ил­дар Ха­ли­ков авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре­нең со­рау­ла­ры­на да җа­вап бир­де.

Эш­че сә­фә­рен тө­гәл­ләп, Ил­дар Ха­ли­ков җир­ле аг­ра­рий­лар ал­ды­на бу­рыч куй­ды. "Бар­лык юнә­леш­ләр­дә дә эш­не кө­чәй­тер­гә, яз­гы кыр эш­лә­рен бил­ге­лән­гән срок­та тө­гәл­ләр­гә. Хә­зер эш­не йом­шар­тыр­га яра­мый, шу­ңа да һәр җи­тәк­че кам­па­ни­янең ба­ры­шын шәх­сән үзе конт­роль­дә то­тар­га ти­еш", - дип ас­сы­зык­ла­ды ул.

Рәсемдә: М.Әхмәтов, И.Халиков һәм В.Козлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X