Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент белән очрашуга

Бү­ген Ка­зан­да үт­кән Бө­ек Җи­ңү­нең 68 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар һәм тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нең ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бе­лән бул­ган тра­ди­ци­он оч­ра­шу­га ра­йо­ны­быз ве­те­ран­на­ры де­ле­га­ци­я­се бар­ды.Без­нең ра­йон­нан Зи­рек­ле­дән Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан, элек­ке­ге раз­вед­чик, пе­хо­та­чы Ну­рул­ла Га­ри­фул­ла улы Лот­фул­лин бар­ды. Ул 1922 ел­да ту­ган, ике Кы­зыл Йол­дыз ор­де­ны һәм ике "Ба­тыр­лык...

Де­ле­га­ци­я­нең икен­че әгъ­за­сы - Әдәм­сә­дән 82 яшь­лек Шәй­мар­дан Ша­ях­мәт улы Га­таул­лин, ул тыл хез­мәт­чә­не, хез­мәт ве­те­ра­ны, "Су­гыш ел­ла­рын­да фи­да­карь хез­мә­те өчен" ме­да­ле, Хез­мәт Кы­зыл Бай­ра­гы ор­де­ны һәм баш­ка хез­мәт бү­ләк­лә­ре­нә ия шә­хес. Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә яшәү­че Гри­го­рий Ива­но­вич Бы­ков 50 нче ел­лар­да Ль­вов­та гас­кәр­ләр­нең мах­сус төр­ке­мен­дә хез­мәт үтә, Кар­пат тау­ла­рын­да­гы ур­ман­нар­да бан­да­лар­ны юк итү бу­ен­ча су­гыш­чан опе­ра­ци­я­ләр­дә кат­наш­кан. Ту­был­гы Тау­дан 1931 ел­гы Га­ри­фул­ла Ис­хак улы Ис­ха­ков һәм Бла­го­да­ров­ка по­се­ло­гын­нан 1929 ел­гы Зоя Его­ров­на Са­вель­е­ва - тыл хез­мәт­чән­нә­ре, ту­ган кол­хоз­ла­рын­да эш­лә­гән­нәр, хез­мәт ве­те­ран­на­ры, "1941-1945 ел­лар­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да фи­да­карь хез­мәт өчен" ме­даль­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­гән­нәр.

Де­ле­га­ци­я­не ра­йон­ның со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва оза­та бар­ды. Без­нең як­таш­ла­ры­быз Рес­пуб­ли­ка­ның баш­ка ве­те­ран­на­ры бе­лән бер­лек­тә һәм Пре­зи­дент кат­на­шын­да Г. Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт ака­де­мия те­ат­рын­да тан­та­на­лы өлеш­тә кат­наш­ты­лар. Бо­лар­дан тыш, алар өчен кон­церт прог­рам­ма­сы әзер­лә­гән­нәр һәм бәй­рәм та­бы­ны оеш­ты­рыл­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X