Продукциянең сыйфаты – төп күрсәткеч
11 мартта Петропавел авыл мәдәният йортында (АМЙ) хуҗалык җитәкчеләре, зооветбелгечләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында терлекчелектәге эшләргә йомгак ясау буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Азат МУСИН
Киңәшмә башланганчы җыелган халык Александр Савельевның фермер хуҗалыгында булды. Хуҗалык өч ел ярым элек нульдән башлап торгызылган. Үз көчләре белән иске фермаларны ремонтлап торгызганнар, терлекчеләр өе бураганнар, дуңгыз абзары төзегәннәр. Баштарак эш авыр барган, терлекләрне эчертергә Шушмага алып төшкәннәр, аннан суны мичкәләр белән ташыганнар. Тик А.А. Савельевның максатка омтылышы, хуҗаларча эш итүе, үзсүзлеге аркасында уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Хәзер 15 кешедән торган коллектив 50 баш сыердан көн саен 1 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт сата. Барлыгы 155 баш МЭТ асрыйлар. Дуңгызларның баш саны 230 га җиткән, ел саен продукция җитештерү һәм сату арта бара, КФХ әле киләчәктә дә үсәчәк. Фермада барлык зооветеринария таләпләре үтәлә, Александр Савельев үзе һәр нәрсәне даими контрольдә тота.
- Авыл хуҗалыгында җитештерүнең киләчәге нәкъ менә хуҗа була белүче, эшкә крестьяннарча мөнәсәбәттә булган кешеләр кулында, алар алдынгы технологияләр, яңалыкларны кулланып, югары күрсәткечләргә ирешәләр, - дип искәрде район башлыгы Вячеслав Козлов. Аннан сөйләшүне Петропавел АМЙ-да дәвам иттеләр. Быелгы ике айлык эш нәтиҗәләренә анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады. Районда мөгезле эре терлекләрнең (МЭТ) баш саны - 15756 (шуның 5093 башы - савым сыерлары). Ике айда маллар саны 411 башка арткан. 2012 елның 1 мартына булган күрсәткечләргә карата арту 821 баш. "Татарстан", "Кулон" а/ф, "Савельев А.А.", "Барова О.М.", "Зубов В.С" КФХ-да маллар саны арткан, ә менә "Игенче" ҖЧҖ-тә (Якупов Р.С.), киресенчә, кимегән.
Дуңгызлар 1145 баш исәпләнә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 270 башка күбрәк. Кызганычка каршы, ел башы белән чагыштырганда 100 баш мал кимегән ("Хорьков А.А." КФХ). Район буенча сарыкларның баш саны - 5371, аларның 90 проценттан артыгы, "Козлова М.И." һәм "Архангельское" (Белоглазова Т.М.) КФХ-на туры килә. Ике айда сарыклар 596 башка ишәйгән.
Быел ике айда 3300 тонна сөт җитештерелгән, былтыргыдан бераз күбрәк. "Татарстан" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ-тә эш начар бара, ә менә "Нурхамәтов З.М.", "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да артым шактый. 1 баш сыердан аена уртача савым 650 килограмм тәшкил итә.
МЭТ-дән иң югары артым "Садыйков М.Х." КФХ-да - 750 грамм, "Зубов В.С." КФХ-да бу күрсәткеч - 707, "Исхаков Р.М." - 700, Анисимов О.А. КФХ-да - 697 грамм. Иң түбәне - 500-580 грамм - "Нурхамәтов З.М." КФХда, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр һәм Сосновка бүлекчәләрендә.
"Савельев А.А.", "Порецкий С.Н." КФХ-да дуңгызлардан уртача тәүлеклек артым күрсәткече әйбәт, ә менә "Хорьков А.А." һәм "Садыйков М.Х."КФХ-да ул нибары 320-350 грамм тәшкил итә.
Ике айда 1214 баш бозау алынган, узган елдагыдан бу 69 башка күбрәк. "Савельев А.А.", "Архангельское", "Зубов В.С.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да, "Игенче" ҖЧҖ-тә, "Скоков Н.А." КФХ-да һәм "Кулон" а/ф-да 100 баш сыердан 25-50 шәр баш бозау алынган, ә менә "Татарстан" а/ф һәм "Козлова М.И." КФХ-да бу күрсәткеч түбән.
Ел башыннан бирле 377 тонна ит җитештерелгән, кызганычка каршы, МЭТ ите җитештерү бераз кимегән (2012 елга карата 98%).
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгында аерма зур. "Анисимов О.А.", "Кыямов Х.Г.", "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да, "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсендә, "Игенче" ҖЧҖ тә малларны 460-530 килограмм авырлыкта тапшырсалар, "Кулон а/ф-да, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С." КФХ-да саткан терлекләр нибары 120-250 килограмм тәшкил иткән.
Сергей Баранов биохимиягә алынган кан пробаларына да анализ ясады. Күпчелек хуҗалыкларда ул савым сыерларында каротин җитешмәүне күрсәткән, бу хәлне төзәтергә мөмкин, ашату рационына ылыс өстәргә кирәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина 2012 елда терлекчелек буенча финанс-икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды (тәфсилләбрәк бу хакта газетабызның 3 битеннән укый аласыз). Районның баш ветеринария врачы Рәфис Хәбибуллин, дәүләт ветеринария инспекторы Илшат Дәүләтшин үз чыгышларында февраль аенда ветеринария буенча планда каралган чараларның үтәлеше һәм март аена планлаштырылган эшләр турында сөйләделәр.
Район авыл хуҗалыгында сатып алу (хәзерләүләр) буенча консультант Энҗе Гинатуллина гыйнвар-февраль айларында җитештерелгән продукциянең сыйфатына анализ ясады. Майлылыгы югары булган сөт саткан өчен район хуҗалыкларына февраль аенда өстәп 164 тонна сөт язылган (ике айга 395 тонна).
"Татарстан" а/ф-ның Акъяр, Шахмай, Чаллы Башы бүлекчәләрендә, "Архангельское" КФХ һәм "Кулон" а/ф-да майлылыгы 3,9-4 процентлы продукция саталар. Гыйнвар белән чагыштырганда "Татарстан" а/ф, "Козлова М.И.", "Савельев А.А.", "Архангельское" КФХ-да сөтнең сыйфаты шактый яхшырган.
Район буенча сөтнең майлылыгы 3,9 процент тәшкил итә, "Нурхамәтов З.М.", "Садыйков М.Х." КФХ-да ул район күрсәткеченнән түбәнрәк.
Сөтнең уртача сату бәясе - 13,1 сум (кг). Иң югары бәя - 16 сумнан артык - "Кулон" а/ф-да, "Архангельское", "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А.", "Зубов В.С." КФХ-да ул 14-15 сум, иң түбәне - 11 сум - "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә һәм Сосновка бүлекчәләрендә.
Район буенча гыйнвар-февраль айларына югары сортлы сөт саткан өчен бирелгән субсидия 5,07 млн. сум тәшкил итә, 1 сортлы сөт өчен - 3,7 млн. сум. Димәк, сыйфатлы продукция өчен өстәмә - 8,8 млн. сум акча алалар. Бу аз акча түгел, шуңа да барлык хуҗалыкларга да продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов киңәшмәне төгәлләп.
-Сыйфатлы продукция һәм малларга баланслаштырылган ашату булмый торып, субсидиягә өмет юк, - диде ул. -Язын юллар өзелгән чорга кардаларга һәм фермаларга азык ташып калдыруны оештырырга, һәр җирдә саву, эчертү, ферментлар кулланып ашату технологиясен үтәргә кирәк.
Киңәшмәдә тагын язгы кыр эшләренә хәзерлек (авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлауны төгәлләү, кадрлар мәсьәләсен хәл итү, аларга медицина тикшерүе үткәрү), ашламалар чыгару һәм кредитлар алу мәсьәләләре кузгатылды.
Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны Май чабу бәйрәме атнасы башлану белән котлады, авыл җирлекләре башлыкларына һәр җирдә атна азагында Кышны озату бәйрәмен үткәрүне йөкләде. Район үзәгендә бу бәйрәм иртәгә булачак.
Рәсемдә: С. Баранов белән А. Савельев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев