Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Профилактика - педагоглар эше

13 декабрьдә КДН-ның күчмә утырышы булып узды. Утырыш Черемухово мәктәбендә үтте. Әйтергә кирәк, хокук бозуларны булдырмау (профилактика) һәм балаларның хокукларын яклау буенча биредәге педагогларның эшен үрнәк итеп алырлык. Мәктәп завучы Ольга Горбунованың отчеты мактауга лаек.

-Әйе, шушы тема буенча документация югары дәрәҗәдә: алты ел дәвамында балигъ булмаганнар белән эшләү буенча җыелган белешмәләр, эшләр белән папкалар байтак җыелган, бу да мөһим, тик төп эш анда түгел, - диде КДН рәисе Валентина Семеняк. Соңгы елларда бу мәктәптә хокук бозулар булмаган, укучылар актив һәм ирекле. Бу РМБ психологы Ләлә Усманова югары сыйныф укучылары белән үткәргән тест биремнәрендә дә ачык чагыла.
РМБ мөдире Александр Еронтьев бөтен коллективның әйбәт эшләвен билгеләп үтте. -Бу мәктәпкә теләсә нинди комиссияне алып килергә мөмкин. Иң мөһиме, биредә укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә атмосфера уңай. Реконструкция таләп иткән бинада чисталык хөкем сөрә, биредә рәхәт. Полициянең участок вәкиле Илгиз Мохтаров соңгы елларда укучылар тарафыннан 71 нче Законны бозучылар булмавын билгеләп үтте, шулай да югары сыйныф укучылары белән тагын бер кат сөйләшү кирәклегенә басым ясады, соңга калып йөргән балигъ булмаганнарның бәхетсезлеккә таруларын (көчләү, кыйнау) мисал итеп китерде.
Черемухово мәктәбеннән КДН-да исәптә нибары бер үсмер тора, инвалид булу сәбәпле ул өйдә укытыла. Аның әнисе утырышка да килмәгән, өендә дә юк. Гр.С. спиртлы эчемлекләр белән мавыга, эшләми, шундый ук эшләмәүче һәм эчүче ир туганын асрый, болар бар да туендыручысын югалту буенча ике балага бирелгән пенсия акчасына - авылда аны белмәгән кеше юк.
-Ә инвалид улы мәктәп программасын тәмамлагач, компьютерсыз да калган, димәк, тышкы дөнья белән аралашу мөмкинлеге дә юк, - диләр мәктәп укытучылары.
-Комиссия гражданка С.ны акчасыз калдыру, балаларына опекун билгеләү турындагы мәсьәләне күтәрәчәк, - дип сөйли КДН секретаре Наталья Мокеева.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X