Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Программалар дәвам итәчәк

2014 елда безнең республикада төзелеш, капиталь ремонт, социаль әһәмияткә ия объектларны, торакларны, юлларны һ.б. реконструкцияләү буенча 26 программа гамәлдә булачак. Күпчелек программалар безнең районда да эшләячәк - әлеге максатларга тотыласы капиталь салымнар күләме 200 млн. сумнан артык

Шушы программалар буенча безнең районда нинди күләмдә капиталь ремонт һәм төзелеш эшләре алып барылачак соң? Әлеге сорауларны без башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәровка бирдек.
- Мәхмүт Мулланурович, безнең районда нинди объектлар һәм күпме төзеләчәге хәзер билгеледер инде?
- Әйе, программаларны финанслау күләме инде мәгълүм, подрядчылар да билгеләнгән, кайбер эшләр башланды да инде.
- Программаларда социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга өстенлек бирелә. Безнең районда нинди объектлар төзеләчәк һәм ремонтланачак?
- Төзелештән башлыйбыз. "Красный Октябрь" совхозы поселогында "Төзүче" җәмгыяте көче белән (җитәкчесе Хәлим Билданов) 200 урынлык яңа клуб төзелә башлады. Смета бәясе - 10.5 млн.сум. Шунда ук клуб территориясен төзекләндерү дә күздә тотыла (1 млн. сумлык).
Шахмай авылында территориясен дә төзекләндереп яңа ФАП бинасы (фельдшер-акушерлык пункты) корылачак, әлеге максатларга 2.3 млн.сум акча бүлеп бирү каралган. Подрядчылары шулай ук билгеле. Шулай ук Өргәнчә һәм Сөлчә Баш авылларындагы ФАП-ларга "Төзүче" җәмгыяте көче белән (һәркайсына 100 шәр мең сумлык) ремонт ясалачак.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау планына ике мәктәп - Ленинодагы урта һәм Яңа Чишмәдәге башлангыч мәктәп кертелде. Ленинода эшмәкәр Шәүкәт Сабиров төзүчеләре көче белән зур ремонт эшләре (9.1 млн. сумлык) көтелә, район үзәгендәге башлангыч мәктәптә Хәлим Билданов төзүчеләре байтак ремонт эшләре (5.9 млн.сумлык) башкарачак.
- Районда торак төзелеше нинди программалар нигезендә алып барылачак?
- Әлеге бүлек 5 программаны үз эченә ала. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча программага Екатерина Бистәсендәге йорт кертелде. Капиталь ремонтка 3.6 млн.сум акча бүлеп бирелә, аны "Төзүче" ҖЧҖ башкарачак.
Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен торак төзү буенча һәр кайсы 1 млн. сумнан артык бәядәге өч йорт төзү планлаштырыла.
Ятим балалар өчен өч йорт төзүгә документлар федераль дәрәҗәдә карап тикшерү стадиясендә.
Зирекле авылында "чернобыльче" бер кешене торак белән тәэмин итү, шулай ук Красный Октябрь поселогында авария хәлендәге 8 фатирлы йортта яшәүчеләрне урнаштыру (3.1 млн.сум акча бүлеп бирү каралган) планлаштырыла.
- Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә нинди эшләр алып барылачак?
- "Чиста су" программасы буенча Акбүре авылында (быел төгәлләнергә тиеш) һәм Красный Октябрьдә суүткәргечләр урнаштыру дәвам итәчәк, шулай ук Чаллы Башы, Петропавел Бистәсе, Әдәмсә һәм Волчья Бистәсе буенча проект эшләре башкарылачак. Әлеге максатларга 10 млн.сум акча бүлеп бирү каралган.
Зирекледәге, Архангел Бистәсендәге һәм Яңа Чишмәдәге социаль-мәдәни-көнкүреш объектларындагы пар казаннарын ремонтлауга 1 млн.сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.
2014 елдан республикада урамнарны яктырту буенча программа эшли башлый. Быел районның 7 торак пунктында шушы эшләргә 5 млн. сумга якын акча үзләштерелергә тиеш. Хәзер проект-смета документлары хәзерләнә һәм подрядчылар билгеләнә.
Юллар төзүдә дә зур күләмле эшләр көтә. Аксубай юл төзүчеләре Сөлчә Баш поселогына чаклы юлга икенче кат асфальтны салырга тиешләр, шулай ук "Козлова М.И." һәм "Савельев А.А." КФХ-дагы гаилә фермаларына бара торган юлны төзергә кирәк.
Әлбәттә, юлларда һәм күперләрдә дә ремонтлау-торгызу эшләре барачак. Барлык төр юл-төзү эшләрен финанслауга 140 млн.сумнан артык акча тотылачак.
- Инде менә берничә ел "Кулай мохит" программасы гамәлдә. Ул быел дәвам итәрме соң?
- Әлеге программа буенча Ленино мәктәбендә инвалид балаларны укыту өчен шартлар булдыру, шулай ук район үзәгендә, Яңа Чишмәдәге Картлар йортында, РҮХ һәм "Кайгырту" ХСХКҮ-дә җәяүлеләр йөри торган юлларны һәм тротуарларны җайлаштыру (аларны коляскада йөрүче инвалидлар өчен түбәнрәк ясау), шул исәптә инвалидлар өчен төрле җайланмалар урнаштыру каралган. Әлеге максатларга 9 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.
-Төзелеш эшләре алып барылачак тагын нинди программалар калды?
- Агымдагы елда район торак пунктларында спорт мәйданчыклары төзү дәвам итәчәк. Мондый мәйданчыклар (һәркайсының бәясе - 1,4 млн. сумлык) Ленинода, Шахмайда һәм Черемухово Бистәсендә төзеләчәк.
Республиканың яңа программасы буенча агымдагы елда Ленино авылында участок ветеринария пункты бинасы төзеләчәк, ул якын-тирә авылларга хезмәт күрсәтәчәк.
Алда санап үтелгәннәрдән тыш районда район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән барлык җитештерү өлкәләрендә эре булмаса да мөһим булган төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барылачак.
- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сорауларны Азат Мусин бирде.
Әгәр дә газета укучыларыбызның билгеләнгән төзелеш программалары буенча сораулары яки тәкъдимнәре булса, газетабызның novoshishminsk.ru сайтына урнаштыруларын үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев