Раштуа йолдызы астында
Районда православие дөньясы белән Раштуаны билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Үзләрен тату христиан җәмгыятенең бер өлеше итеп тою өчен бу бәйрәмгә инде ничәнче ел барлык авыллардан эшләп килүче бер чиркәүгә җыелалар. Быел, 9 гыйнварда, христианнарны Черемухово Бистәсе кочак җәеп каршы алды.
Бәйрәм Архистратиг Михаил Архангел чиркәвендә иртәнге гыйбадәт кылу белән башланып китте. Раштуага дип бизәлгән, җыештырылган чиркәү эчендәге тынлык фәрештәләр җыры белән үрелде. Дин тотучылар уртак фикер һәм ният белән коткаручының тууына дан җырладылар, җирле поп, иерея Илья атакай һәм Петропавел Бистәсеннән иеромонах, Митрофан атакайның вәгазьләрен тыңладылар. Аннан кунаклар тәрегә кагылып алдылар, бу изге җирдән Мәдәният йортына, бәйрәм концертына кузгалдылар. Юлда аларны сюрприз көтте - киенгән-ясанган Коляда халык күңел ачу төркеме сәламләде. Сюрприз чынлап торып уңышлы булды, барысының да күңеле күтәрелеп китте. Чуар киенгән шамакайлар, убырлы карчыклар, асламчылар, матрешкалар җырларга, биергә чакырдылар, коймаклар, бөккәннәр белән сыйладылар, тынычлык, иминлек, муллык теләп юлларына бодай сиптеләр.
Биредә бизәлгән ат һәм бик зур, юан самавыр да бар иде. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре борынгы кышкы йолаларны, уен-көлкене торгызып чын бәйрәм оештырганнар. Клубка якынлашкан җирдә инде бар да күңел ача - рәхәтләнеп бии иде. Мәдәният йортындагы мәдәни чара да Раштуаның җылы яктысы белән сугарылган иде. Ул христосның туу турындагы легендасын тамашачыларга җиткерде, бәйрәмнең тарихы һәм әһәмияте, раштуа йолалары, ризыклары, Святка, коляда турында сөйләде, матур слайдлар күрсәтте. Бар да тылсымлы күренде: бәйрәм сәхнәсе, җемелдәп торган чыршы, Раштуа һәм Иисус турындагы җырлар, "кар кызларының" бөтерелүе…
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова һәммәсен үз исеменнән һәм район башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән бәйрәм белән котлады, Илья атакайга район хакимиятеннән бүләк - чиркәү ихтыяҗларына акчалата сертификат тапшырды. Христиан йоласы буенча тантана күмәкләшеп бәйрәм сыеннан авыз итү - мәҗлес белән тәмамланды.
Бу зур чарага оештыручылар 3 көн хәзерләнгәннәр, әйтергә кирәк, булдырганнар. Черемуховолылар үзләре дә (башкарма комитет, мәктәп, МЙ, чиркәү), авыллардан, РМЙ, балалар сәнгать мәктәбе артистлары да нык тырышканнар. Башка еллардагы кебек үк, чара үткәрүне район башлыгы урынбасары Наилә Закирова үз канаты астына алган.
7 гыйнварда бәйрәм гыйбадәтләре районда эшләп килүче 6 чиркәүдә һәм гыйбадәт йортларында үтте. Петропавел Бистәсендә яшәүчеләргә быелгы Раштуа үтә дә сөенечле булды. Алар бәйрәмне күптән түгел генә төзелгән яңа чиркәү-часовняда догалар укып каршы алдылар. Алдагы көнне, сочельникта, бинаны изгеләндергәннән соң биредә беренче гыйбадәт кылынды. Кече изгеләндерү йоласын өлкән поп Митрофан атакай башкарды. Шушы тантаналы вакыйга белән петропавеллыларны котларга 7 гыйнвар көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк килгән. Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәвенә йөрүчеләр исә, моннан тыш, Раиф монастырена сәяхәт кылдылар. Волчья Бистәсеннән иганәче Вячеслав Улитин аларга бушлай автобус биргән.
Авылларда чиркәүләр төзү һәм торгызу заманаларның үзгәрүе, диннең торгызылуы турында дәлилли, соңгы ике елда гына да районда мәхәлләләр санының икеләтә артуы шул хакта сөйли. Гыйбадәт йортлары меценатлар, иганәчеләр, халык акчасына торгызыла. Алар төзелә икән, димәк халык күңелендә ихтыяҗ бар. Бәлки әле тиздән һәрбер авылның үз чиркәве булыр.
Шулай да… Раштуада кунакка чакырылмасаң, яки берәр җиргә бармасаң, бәйрәм тулы була алмый. Шуңа да аны ел саен җыелышып бер чиркәүдә яки авылда үткәрү - күркәм йола һәм аны бар да үз итә. Димәк, шулай дәвам итәсе…
Бу хакта фоторепортажны газетабызның сайтыннан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев