Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раштуаны бергәләп бәйрәм иттеләр

8 гыйнварда Ленино авылындагы күптән түгел янгыннан зыян күргән, инде торгызылган чиркәүдә райондагы православие динен тотучыларны чакырып Раштуа гыйбадәте кылдылар. Гыйбадәт кылганнан соң бәйрәм чарасы авыл клубында дәвам итте.

Чиркәүдә декабрь азагында ук гыйбадәт кыла башлаганнар, күптән түгел кылынган вандализмның инде эзе дә калмаган. Янгыннан соң "Ямашнефть" НГДУ нефть оешмасы (җитәкчесе Виктор Смыков) 150 мең сум акча биргән, Ленинодагы эшмәкәр Малик Әхмәтовтан төзелеш материаллары сатып алганнар.
4 кешедән торган бригада (икесе авылныкы, икесе район үзәгеннән) көн саен үз эшләреннән кайткач, кичке 5 тән иртәнге 3 кә чаклы Аллаһ йортын торгызуда хезмәт куйган. Алар янган түшәмнәрне алыштырганнар, стеналарны, түшәмнәрне гипсокартон белән тышлаганнар, идән түшәгәннәр. Җирле волонтерлар: бюджет оешмаларында эшләүчеләр стеналарны һәм идәннәрне буяганнар, җыештырганнар. Ленинодан чиркәүгә йөрүче Валентина Маркелова, Анна Феоктистова, күрше Әдәмсәдән Иван Глонягин бу эшкә зур өлеш керткәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников төннәрен йокламый шушы объектта булган. Сөйләп торасы да юк, килгән бәла ленинолыларны нык берләштергән. Ут күп нәрсәне юк итсә дә, могҗиза белән исән калган иконалар ап-ак стеналарда үз урыннарын тапканнар. Ай ярым элек биредә кап-кара корым булган дип башыңа да китерерлек түгел. Буялган идәннәрдән килгән буяу исе генә биредә күптән түгел ремонт булуын искәртә.
Татарстанда янып көл-күмергә калган чиркәүләрне бергәләшеп торгызалар. ТР Президенты кушуы буенча янган биналар урынына яңаларын торгызуга ярдәм күрсәтелә. Ленинода махсус бүлеп бирелгән җирдә хәзерлек эшләре төгәлләнгән инде. Әлегә ремонтланган бинада гыйбадәт кылына, анда бар шартлар да тудырылган.
Безнең районда Раштуаны бергәләп бәйрәм итү күптән традициягә кергән, быел аның нәкъ менә Ленинода үткәрелүе үтә дә мөһим. Бәйрәм гыйбадәтен Архангел чиркәве попы Георгий атакай (янган иконалар урынына ул иконалар да бүләк иткән) үткәрде, ул әлегә вакытлыча биредәге батюшканы алыштыра.
Гыйбадәт кылуда шулай ук Чистай епархиясе диндары Сергий атакай да катнашты. Ул дин тотучыларга Патриарх Кирилл һәм митрополит Анастасии исеменнән Раштуа котлаулары ирештерде һәм мөрәҗәгатьләр укыды. Район башлыгы Вячеслав Козлов җыелучыларны Раштуа белән котларга һәм бинаны яңадан торгызуда - изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерергә килгән иде. Шундыйларның иң активларына ул район исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул безнең районда төрле дин вәкилләре арасында дошманлык таратуга юл куелмаячак, республикада төрле конфессияләрнең янәшә тыныч яшәү традициясе какшамас, диде. Ленинолылар үзләренең гыйбадәт кылу йортына икенче тормыш бирү өчен барысын да эшләү генә түгел, ә клубта менә дигән Раштуа бәйрәме дә оештырганнар. Монда аларга мәдәният бүлеге артистлары, рус авылларыннан гына түгел, ә татар авыллары вәкилләре дә булышкан. Мәдәният йорты каршында алар җырлы-биюле "Коляда" халык күңел ачуы уздырдылар. Киенгән-ясанган хуҗалар һәм шамакайлар кунакларны ипи-тоз һәм камыр ризыклары белән каршы алып, әйлән-бәйлән уртасына алдылар.
МЙ сәхнәсендә клуб хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән миниатюра ("Рождение Христа") күрсәттеләр. Сәхнә костюмнары һәм бизәнү әйберләре, артистлар чыгышы югары дәрәҗәдә иде.
Клуб фойесында әзерләнгән бәйрәм табыны да мул итеп әзерләнгән иде. Болар авыл җирлегенең үз акчалары хисабына оештырылган, җирле эшмәкәрләр дә үз өлешләрен керткәннәр. Ленино мәктәбе һәм балалар бакчасы пешекчеләре Татьяна Веретенникова һәм Галина Дубровина бик тәмле ризыклар әзерләгәннәр. Концерт аш табыны янында да дәвам итте.
Килгән кунаклар бик канәгать калдылар, җылы кабул итүләре өчен барысына да, шулай ук АҖ башлыгы Виктор Веретенниковка рәхмәт белдерделәр.
Раштуа бәйрәме мизгелләрен чагылдырган башка фоторәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев