Районда төзүчеләрнең өлеше
Районның социаль тармагы үсешендә соңгы елларда шактый үзгәрешләр булды. Моңа төзелеш оешмаларының да керткән өлеше зур. Һөнәри бәйрәмнәре - Төзүчеләр көне алдыннан без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Мәхмүт Гомәров белән шул хакта әңгәмә кордык.
- Мәхмүт Мулланурович, быел төзелеш тармагында ниләргә ирештегез, газета укучыларыбызга шул хакта сөйләсәгез иде.
- Торак фондына капиталь ремонт программасы буенча районда, төгәлрәге Красный Октябрьдә бер йорт ремонтлана. Ремонтны Хәлим Билданов җитәкләгән төзелеш оешмасы алып бара. Эш ахырына якынлаша, бинаның түбәсе алыштырылды, эчке эшләр төгәлләнде, хәзер алгы ягын җылыту, тышлау, отмосткалар бетонлау эшләре калып бара. Мәктәпләргә капиталь ремонт программасы буенча Шахмай мәктәбендә, Зирекле лицеенда эшлиләр. Эш күләме артык зур булу сәбәпле, Черемухово мәктәбе программага кертелмәде - биредә киләсе елга капиталь ремонт үткәрәчәкбез. Калган акчалар Акбүре мәктәбенә бирелде. Өч мәктәп тә уку елы башлануга әзер булачак.
ФАПлар төзү һәм ремонтлау программасы буенча районда - Чаллы Башы авылында ФАП төзелде, август урталарында Рус Чабаксарында модуль урнаштырачаклар һәм тирә-ягын төзекләндерәчәкләр. Подрядчылар инде сынауны үткән оешмалар, эшне башкарып чыгасыларына шик юк. Быел Н.П. Лебедкада, Яңа Иванаевода, Горшковода, Ленинода, Әдәмсәдә, Чертушта - 6 ФАП бинасы һәм Зирекле участок хастаханәсе ремонтланды. Архангел Бистәсендә һәм Әдәмсәдә ветераннар программасы буенча ике йорт төзелә. Чертушта китапханә белән бергә 100 урынлык күп функцияле үзәк төзү төгәлләнеп килә, аны "Стройсервис" ЯАҖ башкара. Быел район үзәгендә яңа автовокзал төзелде, инде территориясе дә төзекләндереп бетә. Красный Октябрьдәге "Солнышко" балалар бакчасын ремонтлыйсы, Акъярда һәм Акбүредә балалар бакчаларын мәктәп биналарына күчерәсе бар.
- Быел "Чиста су" программасы буенча ниләр эшләнде?
- Шушы программа буенча Акбүредә эш алып барыла, моңа 3 млн. сум акча бүлеп бирелде, урамнарда 8,9 чакрымга сузылган суүткәргечләргә реконструкция эшләрен Балтач мелиораторлары башкара. Шахмайда да эшкә керештеләр, анда 2,6 чакрым озынлыкта яңа трасса салыначак. Красный Октябрь, Әдәмсә, Акъярда да эшлиләр. Планда каралган 11 чакрым яңа трасса салынды инде.
- Яңа Чишмәдә тагын нинди сәүдә үзәге төзелә соң?
- Хәзер сәүдә-күңел ачу комплексы төзү өчен грунт салына, анда спорт мәйданчыгы, ресторан һәм "Эссен" сәүдә үзәге булачак.
- Форсаттан файдаланып, барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап яңа хезмәт уңышлары телим, район һәм Мәскәү Сабантуйларын хәзерләүдә катнашкан төзүчеләребезгә, шулай ук Казанда футбол стадионын төзүдә катнашкан оешмаларга рәхмәт белдерәм.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Тик анда авыл җирендә тормышны үзгәртү буенча төзелеш оешмаларының күпкырлы эшләрен яктыртып бетерү мөмкин түгел, шулай да язмабызда авыл кешесенең тормышын яхшырту буенча ниләр эшләнүе күренә.
Әңгәмәне
Евгений Старов
алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев