Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районга язгы ташу янамыймы?

Тиздән боз китәр, язгы ташу башланыр, тик моңа алдан ук ныклап хәзерләнергә кирәк. Язгы ташу иң куркыныч табигать бәла-казаларының берсе булып санала. Язгы ташу вакытында бәла-казалар азрак булсын өчен барлык хезмәтләр белән эшне килешеп, төгәл башкарырга кирәк.

Яңа Чишмә районы буенча 9 торак пунктка су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел, Архангел Бистәләре, Ленино, Горшково, Әдәмсә, Красный Октябрь, Тубылгы Тау һәм Акъяр). Бу авылларда 469 йорт куркыныч зонада урнашкан һәм аларда 1390 кеше яши (шул исәптә район үзәгендә - 950).
Районда гадәттән тыш хәлләр (ГТХ) буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелгән. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар кабул итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасы буенда боз тыгылу куркынычы янаган ике участок бар (район үзәгендә үзәк күпер янында һәм Архангел Бистәсендә), аларда шартлату эшләре алып бару өчен районның ГТХ комиссиясе республикадагы тиешле хезмәткә заявка биргән.
-Район территориясендә 17 гидротехник корылма (буалар) бар һәм алар комиссия тарафыннан тикшерелде, - дип билгеләп үтте безнең белән әңгәмә барышында ГО һәм ГТХ Идарәсе начальнигы Рәшит Кыямов. - Аларның торышы канәгатьләнерлек хәлдә. Хәзер аларга керү юллары чистартыла, су басу куркынычы зур түгел, - диде. Ул су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка вакытында әзерлек эшләре алып бару кирәклеген дә әйтеп үтте.
Исегезгә төшерәбез, су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне онытмаска кирәк:
-газны, суны һәм электрны сүндерергә;
-азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымнарны чормаларга, түбәләргә күчерергә;
-мал-туарны биегрәк, алдан хәзерләнгән урыннарга күчерергә;
-баскычлар, арканнар, йөзә торган чаралар хәзерләргә кирәк.
Әгәр дә эвакуацияләү турында кисәтү алган булсагыз:
-3 көнлек туклану запасы җыярга;
-медицина аптечкасы, җылы киемнәр хәзерләргә;
-документларны су үткәрми торган пакетларга төрергә;
-вакыт булса, ишекләрне йозакка бикләп, тәрәзәләрне томаларга кирәк.
Су кисәк күтәрелгәндә, югарырак җиргә урнашырга, паникага бирелмәскә, коткаручыларга хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк.
Экстремаль хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары:
1. Янгын сүндерү - коткару хезмәте - 01, 2-30-01, 112 (кәрәзле телефоннан).
2. Полиция - 02,2-26-73
3. Ашыгыч ярдәм - 03
4. Райгаз - 04
5. ТР буенча РФ ГТХМ оператив кизү торучысы - 8(843) 227-46-46
6. Район башкарма комитеты - 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02
7. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-20-08
8. Районның Бердәм диспетчерлык хезмәте - 01,112,2-30-01.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев