Районыбызны чистарак һәм ямьлерәк итик
(район башлыгы В. Козловның район халкына мөрәҗәгате)
Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
Һәр елны күркәм традицияне саклап, район халкы, оешмалар һәм учреждениеләр яз җитүгә урамнарны, йорт, административ бина тирәләрен, тирә-юньне, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту эшенә керешәләр.
29 мартта район башкарма комитеты торак пунктларны төзекләндерү, санитар-экологик чистарту буенча 15 апрельдән 15 июньгә чаклы икеайлык үткәрү турында карар кабул итте, шушы чорга чаралар планы эшләнде. Экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, Казан шәһәрендә Универсиада үткәрү (Универсиада уты безнең район территориясе аша да узачак) елы буларак республикада, шулай ук районның юбилее - оешуына 30 ел тулу һәм май бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан барлык район кешеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә, мәктәп укучыларына ике айлыкны үткәрүдә актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итәбез.
Бу чорга территорияләрне, юлларны, юл буйларын, урманнарны, сулыклар, чишмәләр, производство базалары тирәсен җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү, биналарның фасадын, коймаларны ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ямау, зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне һ.б. бетерү буенча шактый чара билгеләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Фәсахов җитәкчелегендәге район штабы төзекләндерү буенча икеайлыкның барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.
Үзеңнең кече ватаның өчен җаваплылык тою, барыннан да бигрәк, аны тагы да ямьлерәк һәм чистарак итәргә тырышуда чагыла. Туган якның иминлеген тәэмин итү өчен куелган барлык тырышлык иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга, районыбызның уңышлы үсешенә нигез булып торсын иде.
Барыбыз бергәләп үзебезнең йортыбызны, урамнарыбызны, авылыбызны тагы да матуррак һәм чистарак итә алачакбыз. Районыбызның табигый күренеше (пейзажы) үзенең кабатланмас матурлыгы һәм туган җирнең уникальлеге белән авыл халкын гына түгел, ә районыбыз кунакларын да сөендерсен өчен барысын да эшләрбез.
Вячеслав КОЗЛОВ,
Яңа Чишмә
муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе секретаре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев