Рәхмәтле хезмәт бәйрәме
21 мартта Яңа Чишмә РМЙ-да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең район слеты булып үтте. Анда 2012 елга йомгак ясалды, эш нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче иң уңган хезмәткәрләр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Слетта районның мактаулы кунаклары: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов, "Татмелиорация" ТК ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры урынбасары Илнар Сөләйманов, "Кулон" ҖЧҖ-нең директорлар советы әгъзасы Владимир Кривош катнашты.
Чакырылучылар арасында беренче рәтләрдә исемнәре районыбыз тарихына кергән ветеран-терлекчеләр утырды. Болар: Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Надежда Иголкина, II дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән Мария Паньшина һәм Асия Ситдыйкова, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены алучылар - Мәрьям Фәхретдинова, Фахирә Мортазина, Факия Хәбибуллина, шулай ук республикада иң зур хуҗалык булган ХХ партсъезд исемендәге колхоз җитәкчесе Анатолий Холин, Куйбышев исемендәге колхозның элеккеге җитәкчесе Александр Скоков һәм авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Рифкат Фәсахов. Хезмәт ветераннары залдагыларның көчле алкышлары астында чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.
Ел нәтиҗәләре буенча доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә район күрсәткечләре уртача республика күрсәткечләреннән түбән, әмма уңай нәтиҗәләр барыбер бар, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 15 процентка артуы шул хакта сөйли, ә ул производствода акчалата выручкага бәйле. Районда авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән хуҗалыклар атап үтелде. Бигрәк тә "Садыйков М.Х.", "Скоков Н.А.", "Козлова М.И.", "Зубов В.С.", "Архангельское" КФХ-лар уңай яктан билгеләп үтелде. Сергей Михайлович беренче чираттагы бурычларны атап үтте, бу: ресурсларны саклау, сыйфатлы продукция җитештерү, яшь белгечләрне авылда калдыру һәм ШЯХ, гаилә фермаларын киләчәктә дә үстерү.
Аннан соң сүз Минсәгыйрь Нуртдиновка бирелде. Ул үз чыгышында алдагы чәчү кампаниясенең районда уңышлы үтәсенә өмет белдерде, моның өчен барлык шартлар бар, намус белән эшләргә генә кирәк, диде. М.Н. Нуртдинов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән фермер хуҗалыгы башлыгы Фәргат Вәлиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук машина белән сыер савучы операторлар Җария Гыйльманова ("Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсе), Светлана Урядникова ("Архангельское" КФХ), "Игенче" ҖЧҖ-нең ветеринария табибы Әсхәт Сибгатов, "Козлова М.И." КФХ-ның ТСФ мөдире Али Кантимиров, "Кулон" ҖЧҖ-дә бозау караучы Любовь Лазарева министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелек өлкәсендәге уңышлары өчен түбәндәгеләргә Яңа Чишмә район Советының Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләр тапшырды. Менә алар: КФХ башлыклары Зөфәр Нурхамәтов, Дмитрий Суворов, Николай Скоков; "Татарстан" а/ф" ҖЧҖ-нең башкаручы директоры (Чаллы Башы) Ринат Салаватов һәм шул ук бүлекчәдә бозау караучы Зөләйха Ибраһимова.
"Хезмәт династиясе" номинациясендә хезмәт ветераны Зинаида Москотина һәм "Кулон" а/ф-да машина белән сыер савучы оператор - өч кызы: Любовь Овчинникова, Мария Кондратьева, Валентина Корнева акчалата премиягә лаек булдылар. Аларның фермада гомуми эш стажы - 140 ел. Сәхнәгә алдынгы яшь савымчылардан Людмила Закирова ("Архангельское" КФХ), иң өлкән сыер савучы Рузалия Таҗетдинова (Чаллы Башы) һәм иң өлкән бозау караучы Анна Кузнецова ("Зубов" КФХ), шулай ук каникул чорында авыл хуҗалыгы производствосында эшләгән 118 нче ҺУ һәм мәктәп укучылары күтәрелде. Вячеслав Михайлович аларны алмаш дип атады, укуларында уңышлар теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов үз хезмәт урыннарында югары күрсәткечләргә ирешкән машина белән сыер савучы операторларга, бозау караучыларга, терлекчеләргә, көтүчеләргә, дуңгыз караучыларга, сарык караучыларга, ат караучыларга, комбайнчыларга, шоферларга, тракторчыларга, ферма мөдирләренә, лаборантларга, орлыкландыручыларга, ветврачларга, зоотехникларга, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә һ.б.га акчалата премия тапшырдылар. Һәр эшнең үз остасы бар, алар игътибар һәм хөрмәткә лаеклылар. Шахмай авылыннан Гарифуллиннарның гаилә фермасы иң әйбәте, дип билгеләп үтелде. Петропавел АҖ башлыгы Светлана Дворецкая хуҗалыкларга ярдәм иткәне, китапханәче Сания Гыйльманова терлекчелек фермаларында мәгълүмат почмакларын оста бизәгән өчен акчалата премиягә лаек булдылар. Һәр бүләкләнүче көчле алкышларга, күмелде, ул видеороликлар һәм Мәдәният бүлеге, Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең концерт чыгышлары белән үрелеп барды.
Узган ел бакыйлыкка күчкән атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен - эре хуҗалык җитәкчеләрен: Зубатов Иван Кузьмич, Белоглазов Евгений Александрович, Козлов Владимир Викторовичны искә алмый мөмкин түгел, алып баручылар "Алар үзләреннән соң якты эз калдырып, үзләре һәм хезмәт казанышлары турында истәлек калдырып киттеләр," - дип билгеләп үттеләр. "Уходите" җыры югалткан иптәшләребез истәлегенә яңгырады. Слетка йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов барлык кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә түземлекләре, авылны яратканнары, хезмәттән кытыршыланган куллары өчен рәхмәт белдерде. Өйләренә таралышыр алдыннан һәр чакырылучыга азык-төлек салынган пакет та тапшырылды.
Лариса ФЕДОРОВА
{jcomments off}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев