Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәхәтләнеп ял иттек

31 нче март көнне башкалабыз Казанда "Илаһи моң" дип исемләнгән фестиваль булып узды.

Шушы фестивальнең кунагы булырга безгә дә насыйп булды. Татар халкының рухи мирасы ядкәрләрен башкаручылар бәйгесенең "Мирас дәвамчысы" номинациясендә катнашып, Шахмай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галимова Әдилә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Гөлгенә Галләмовага фестивальне оештыруга өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Безгә "Бәрәкәт", "Мирас", "Кояш" исемле зур-зур ансамбльләр һәм Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Мингол Галиев, Фердинанд Сәләхов, Флера Сөләйманова, Гөлзада Сафиуллина кебек бөек җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Бераз уңайсызланып та калдык, билгеле. "Дөрес чакырмаганнардыр, бәлки", дигән уй да баштан йөгереп үтте. Тик Әдиләбезнең дә үзенә бертөрле матур тавышы жюрида утыручы язучы Илсөяр Иксанова, күренекле фән эшлеклеләре Геннадий Макаров, Марсель Бакиров, җырчылар Гөлзада Сафиуллина, Мингол Галиевкә дә ошады, безне дә финалга үткәрделәр.
Ә кич белән зур банкет булды. Мул табыннар артында Гөлзада апаның җырларын тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял иттек, кунак булдык.
Бәйрәмдә катнашу белән бергә бик күп иман байлыгы да туплап кайттык. Тикмәгә генә фестивальнең исеме дә "Илаһи моң", ягъни "Аллаһ моңы" дип аталмаган шул.
Гөлгенә ГАЛЛӘМОВА,
Шахмай урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев