Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәхәтләнеп ял иттеләр

Ра­йон Са­бан ту­ен­нан соң икен­че көн­не, 12 июнь­дә, Ак­бү­ре­дә бәй­рәм бул­ды - авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты баш­ка оеш­ты­ру­чы­лар бе­лән бер­лек­тә нык ты­рыш­кан­нар, Са­бан туе бик кү­ңел­ле һәм оеш­кан төс­тә үт­те. Азат МУ­СИН Ра­йон җи­тәк­че­ле­ге исе­мен­нән ак­бү­ре­ле­ләр­не һәм авыл ку­нак­ла­рын ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды. Бәй­рәм­гә...


Ра­йон Са­бан ту­ен­нан соң икен­че көн­не, 12 июнь­дә, Ак­бү­ре­дә бәй­рәм бул­ды - авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты баш­ка оеш­ты­ру­чы­лар бе­лән бер­лек­тә нык ты­рыш­кан­нар, Са­бан туе бик кү­ңел­ле һәм оеш­кан төс­тә үт­те.

Азат МУ­СИН

Ра­йон җи­тәк­че­ле­ге исе­мен­нән ак­бү­ре­ле­ләр­не һәм авыл ку­нак­ла­рын ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды. Бәй­рәм­гә "Тат­ме­ли­о­ра­ци­я" рес­пуб­ли­ка бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се Ән­вәр За­ла­ков та кайт­кан иде, ул як­таш­ла­рын чын кү­ңе­лен­нән бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды, һәм­мә­се­нә дә исән­лек-сау­лык, га­и­лә имин­ле­ге һәм бә­хет те­лә­де.

Те­ләк­ләр те­лә­гән­нән соң авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов Са­бан­туй­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га, авыл­дан иң ях­шы йорт ху­җа­сы­на - Ән­вәр На­сый­ров­ка, үз йор­ты янын­да яса­ган иң ма­тур чә­чәк тү­тә­ле өчен Да­ния Му­си­на­га ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды һәм Са­бан­туй прог­рам­ма­сы бе­лән та­ныш­тыр­ды.

Ин­де бер­ни­чә ел рәт­тән Са­бан туе бик ма­тур урын­да, тө­зек­лән­де­рел­гән буа янын­да үт­кә­ре­лә, ур­ман да ерак тү­гел, авыл да янә­шә­дә ге­нә.

Мил­ли бәй­рәм­не бик ях­шы һәм кү­ңел­ле итеп оеш­ты­ра ал­ган­нар. Авыл­да ту­ып үс­кән ке­ше­ләр - хи­ма­я­че­ләр дә нык бу­лыш­лык күр­сәт­кән­нәр. Са­бан­туй­ны алып ба­ру­чы, ТР­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Рә­шит Рә­хи­мов алар­ның исем­нә­рен атап үт­те. Кө­рәш һәм баш­ка ярыш­лар­да җи­ңү­че­ләр­гә Ән­вәр За­ла­ков зур бү­ләк­ләр алып кайт­кан, абый­лы-эне­ле Фә­нил һәм Ра­ил За­ла­ков­лар да, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты да шак­тый яр­дәм күр­сәт­кән­нәр, Аль­берт Рә­хи­мов (ат узыш­ла­рын­да кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы өчен дә бү­ләк­ләр), Фәр­гать За­ла­ков, На­сыйх Мор­та­зин, Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва, Ирек һәм Рә­си­мә Му­син­нар, Иль­яс Сә­ха­бет­ди­нов, Фи­да­ния Бик­мө­хәм­мә­то­ва, Кад­рия На­сый­ро­ва, Хәм­зә Рә­хи­мов, Гөл­си­нә Нурт­ди­но­ва, Азат Му­син, Мин­нәх­мәт Ну­рул­лин, Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов, Нил Гай­фет­ди­нов, Са­мат Җи­һан­шин­нар мат­ди яр­дәм күр­сәт­кән­нәр.

Мин­га­ян һәм Ис­лам Хәй­дә­ров­лар­ның үз га­и­лә­лә­ре исе­мен­нән авыл­да­гы ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре Су­фия Вә­лиул­ли­на һәм На­и­лә За­ри­по­ва­лар­га бү­ләк­ләр тап­шы­ру миз­ге­ле бик дул­кын­лан­дыр­гыч бул­ды.

Ярыш­лар һәм уен­нар баш­ла­ныр ал­дын­нан ат узыш­ла­ры бул­ды, ан­да 7 ат кат­наш­ты. Фи­ниш­ка бе­рен­че­ләр­дән бу­лып "С­пектр" атын­да Да­ни­яр Гай­фет­ди­нов кил­де (Чир­ме­шән ра­йо­ны­ның Лаш­ман авы­лын­нан), "Г­ром" аты бе­лән Зө­фәр Хи­са­мов (шул ук ра­йон­ның Ис­ке Ка­ди авы­лын­нан) - икен­че, Ак­бү­ре­дән Рә­мис Ну­ри­ев ("П­чел­ка" аты) өчен­че урын­да. Алар­га бү­ләк­ләр­не Аль­берт Рә­хи­мов тап­шыр­ды.

Ан­нан соң мәй­дан­да чүл­мәк ва­ту, кап­чык ки­еп йө­ге­рү, авыш ба­га­на­дан бү­ләк алу, күз­не бәй­ләп бау­дан бү­ләк ки­сеп алу ке­бек ярыш­лар оеш­ты­рыл­ды, мон­да да бар­лык кат­на­шу­чы­лар да бү­ләк­ләр­гә ия бул­ды­лар.

Бәй­рәм җыр-би­ю­ләр­гә дә бай бул­ды. Рес­пуб­ли­ка­ның по­пу­ляр ар­тис­ты На­ил Та­ба­на­ков хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән көн бу­е­на ку­нак­лар­га ма­тур җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр. Алар­га ак­бү­ре­ле­ләр - Фи­да­ния Бик­мө­хәм­мә­то­ва, Гөл­си­нә Ид­ри­со­ва, Аль­би­на Нур­ха­мә­то­ва һәм баш­ка бик күп­ләр ку­шыл­ды.

Буа ярын­да рәт-рәт бу­лып те­зел­гән сәү­дә нок­та­ла­рында бар­лык са­тып алыр­га те­ләү­че­ләр­гә уен­чык­лар, су­ве­нир­лар, шаш­лык, чәй, тәм-том­нар һ.б. тәкъ­дим ит­те­ләр.

Мил­ли кө­рәш­тә кат­на­шу өчен Шах­май­дан, Чер­туш­тан, Ак­су­бай һәм Чир­ме­шән­нән дә бай­так кө­рәш­че­ләр кил­гән иде, шу­ңа кү­рә кө­рәш ба­ла­лар ара­сын­да да 3 авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә үт­кә­рел­де. Ба­ла­лар ара­сын­да Шах­май­дан Ра­ил Миф­та­хет­ди­нов (I урын), Тү­бән Ка­ма­дан Фә­нис Га­ли­мов (II урын) һәм Чир­ме­шән­нән Ал­маз Га­ти­я­тов (III урын) җи­ңү яу­ла­ды­лар.

70 кг-га чак­лы авыр­лык­та 2012 ел ра­йон Са­бан туе ба­ты­ры Бу­лат Му­син I урын­ны яу­ла­ды, Ай­нур Әх­мәт­вә­ли­ев (Акъ­яр) - 2 нче, Ай­гиз Га­ни­ев (Шах­май) 3 урын­да.

85 кг-га чак­лы авыр­лык­та бы­ел­гы Чир­ме­шән Са­бан­туй ба­ты­ры Ри­нат Бәд­рет­ди­нов җиң­де, 2 урын­да На­ил Зәй­нул­лин (Тү­бән Ка­ма­дан), Ак­су­бай ра­йо­ны Яңа Иб­рай авы­лын­нан Иль­яс Зәй­дул­лин (шу­лай ук Са­бан­туй ба­ты­ры) 3 урын­ны яу­ла­ды.

90 кг-нан юга­ры­рак авыр­лык­та Ак­бү­ре­дән бер­ни­чә тап­кыр Са­бан­туй­лар ба­ты­ры булган Фә­нил За­ла­ков җиң­де, Ди­нар Га­ти­я­тов (Тү­бән Ка­ма­дан) - 2 урын­да, Яңа Иб­рай­дан Ил­гиз Нурт­ди­нов 3 урын­да.

"А­выл кө­рәш­че­лә­ре" ара­сын­да Вә­сил Ла­тый­пов җиң­де, Са­мат Ну­ри­ев - икен­че урын­да.

Баш ба­тыр­ны ачык­лау Фә­нил За­ла­ков һәм Бу­лат Му­син ара­сын­да бар­ды. Әл­бәт­тә ин­де тәҗ­ри­бә һәм ос­та­лык җи­ңү­гә ки­тер­де, нә­ти­җә­дә Фә­нил За­ла­ков җил­кә­се­нә тра­ди­ци­он приз - тә­кә сал­ды­лар (Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва бү­лә­ге).

Кө­рәш бу­ен­ча җи­ңү­че­ләр­нең ба­ры­сы да хи­ма­я­че­ләр ак­ча­сы­на са­тып алын­ган бү­ләк­ләр ал­ды­лар. Ак­бү­ре­дә­ге Са­бан­туй ме­нә шу­лай кү­ңел­ле үт­те, бу миз­гел­ләр күңелләрдә озак сак­ла­ныр әле, ди­я­се ки­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев