Үрләр юлы мәктәптән башланган…
Сишәмбе көнне РМЙ-да Зирекле музее оешуга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр. Музей директоры Мидхәт Газыймовны һәм шунда эшләүче коллективны котларга ТР Милли музееннан, район һәм шәһәр музейларыннан хезмәттәшләре килгән иде. Евгений СТАРОВ
Өч сәгать дәвамында юбилей белән котлап җылы сүзләр, музыкаль котлаулар яңгырады, музей директорының биографиясе, гаиләсе, эше һәм мавыгулары турында сөйләүче слайдлар күрсәтелде. Болар бар да "Хранитель древностей" республика клубының чираттагы утырышы кысаларында үтте, ул 1993 елда оешкан, аның утырышларында республиканың мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен саклауга саллы өлеш кертүче кешеләр турында сөйлиләр. Бу юлы утырыш Мидхәт Газыймовка, музей өлкәсендә аның эшчәнлегенә багышланды. Клуб утырышын милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Галина Нуртдинова алып барды. Беренче булып музейның юбилее уңаеннан анда эшләүче хезмәткәрләрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлады, ул тарихыбызны саклап калу, экспонатлар җыю буенча зур эш башкарганнары өчен аларга рәхмәт белдерде һәм музейга санлы фотоаппарат бүләк итте. ТР Милли музее директорының филиаллар белән эшләүче урынбасары Алсу Хәйруллина М. Газыймовка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Зирекле халык иҗаты музееның эше, Мидхәт Газыймовның биографиясе турындагы тәкъдир итүне (видео ярдәмендә) Галина Нуртдинова алып барды. Аның чыгышын Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Газыймова тулыландырды. Музей эшендә Зәйтүнә Газыймованың роле турында милли музей хезмәткәре Марина Лоренс сөйләде һәм аңа матур брошка бүләк итте. Газыймовларның ишле һәм тату гаиләсе исеменнән әти-әниләрен олы уллары Алмаз котлады. Әлмәт районыннан килгән күп санлы делегация Мидхәт Газыймовка истәлекле бүләкләр тапшырды, шуннан бер вәкил республикабыз халкы сугышка киткәндә җырлаган көйне гармунда уйнады. Апас, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Балтач, Нурлат, Чистай һәм Лаеш районнарыннан музей хезмәткәрләре хезмәттәшләре адресына җылы сүзләр җиткерделәр һәм музей коллекциясен тукылган яңа сөлгеләр, башка экспонатлар белән тулыландырдылар. Хезмәттәшләре үзләре белән музыкаль бүләкләр дә алып килгәннәр: халык уен-коралларында көйләр башкардылар, җырлар җырладылар. РМБ мөдире Гөлсинә Мөбәракшина, Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллин, Бөек Ватан сугышы музей-Мемориалы директоры
Михаил Черепанов (казу эшләре алып барганда табылган гвардия билгесе бүләк итте), Россия крайны өйрәнүчеләр Берләшмәсенең региональ иҗтимагый бүлеге әгъзасы Вячеслав Колесников, Балтач районыннан килгән иганәче Рәшит Ильясов (80 нче елларда ул җирле хуҗалык рәисе булып эшләгән), Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Гомәр Фәсхетдиновлар да музей юбилее белән котладылар. Ирле-хатынлы Шәйхетдиновлар, "Зажигай" төркеме юбилярларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Үзләренең котлауларында барысы да Мидхәт Газыймовны иҗади шәхес, үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше буларак билгеләп үттеләр. Без дә барлык котлауларга кушылабыз һәм Зирекле музее коллективына яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләп калабыз.
Рәсемнәрдә:1. Хезмәттәшләре котлый.
2. М. Черепанов М. Газыймовка гвардия билгесе тапшыра.{jcomments off}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев