Роза Сөләйманова: «Һөнәрем – тормыш тоткасы»
"Татарстан" "Агрофирмасы" ААҖ-дә орлыкчылык белгече - агроном булып эшләүче Роза Самат кызы Сөләйманова үз тормышын һәм язмышын Шахмай авылы белән бәйли. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, ирле-хатынлы яшь белгечләр - Роза һәм Гомәр Сөләймановлар иренең туган авылына, "Татарстан" колхозына эшкә кайталар. Икесе дә инде менә 32 ел буе авылда...
Педагоглар гаиләсендә туып үскән Роза, үзе дә авыл кызы буларак, авыл хезмәте аңа яшьтән үк таныш булса да, гомерен авыл хуҗалыгына багышлармын дип уйламый да. Мондый хезмәт тәҗрибәсе дә булган: 10 сыйныфтан соң, махсус курслар төгәлләгәч, бераз комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Нурлат районындагы (ул үзе шул яклардан) авыл мәктәбендә укытучы булып та эшләп ала. Әле тагы бер хыялы булган - табиблыкка укып, кешеләрне дәваларга тели, хәтта мединститутка документларын да тапшыра, әмма укырга кергәндә балл җыеп бетерә алмый. Тагын бер елдан соң, кем буласын ныклап уйлап, ул авыл хуҗалыгы институтын сайлый.
- Ни өчендер, белмим, әмма мин медицинаны һәм агрономияне "тугандаш" фәннәр дип саныйм. Үземдәге карау, кайгырту, дәвалау ихтыяҗын мин үсемлекләргә "күчердем". Чөнки алар да, кешеләр кебек үк, табигатьнең бер өлеше. Әмма күңел түрендәге хыялын тормышка ашыру өчен аңа әле тагын бер ел көтәргә туры килә. Ярты балл туплый алмаганга, ул авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм, ниһаять, агрономия факультеты студенткасы була.
Булачак ире белән ул I курста таныша, ул армиядән соң укырга кергән була. 5 ел буе уку дәверендә дус булып йөриләр, 1981 елның гыйнварында диплом яклыйлар һәм февральдә инде туй ясыйлар. Иренең әти-әнисе белән бер түбә астында яши башлыйлар һәм хәзер дә бергә гомер итәләр.
Бала чагында ул җәйләрен кырда үткәрә - ничек итеп уңыш җыюларын карап тора, шул чакта ул киләчәктә үзенә дә меңнәрчә километрны җәяүләп тә, ат белән дә, велосипедта, тракторда үтәргә туры килер, дип уйламагандыр да.
- Әмма кыр буйлап җәяү йөргәндә күпне күрә алмыйсың. Беренче елларда ирем Шахмайда, ә мин Чертушта агроном булып эшләдек. Ул мотоциклда, ә мин җәяү йөрдем. Мин дә җитәкчеләрдән шундый транспорт сорадым. Колхоз рәисе исә кулын селтәп: "Син бит йөри белмисең, менә үз күзләрем белән күргәч, шунда ук сатып алырмын", - диде. Исбатлар өчен, мин сорамыйча гына иремнең мотоциклын алдым һәм кырга киттем, тормозга да баса белми идем, туп-туры сөргән җиргә килеп кердем, әмма рәисне йөри беләм, дип ышандырдым. Шулай итеп, миңа мотоцикл сатып алдылар. Кырга мотоцикл белән йөри башладым.
Ул үз эшен ярата, 25 ел агроном булып эшләгәннән соң, орлыкчылыкка күчә, соңгы 7 елын ул орлыкчылык буенча агроном булып эшли.
- Орлыкларның сыйфаты, орлык фонды, орлыкчылык буенча документларны алып бару, оешмалар белән лицензия килешүләре рәсмиләштерү, орлыкларга сертификатлар алу һ.б. шундый эшләр өчен мин җавап бирәм. Яңа сортларны Казаннан фәнни-тикшеренү институтыннан алабыз, Ульян селекционерлары, Мәскәү белән хезмәттәшлек итәбез. Эш документларым бер зур сумка, Казанга да, башка шәһәрләргә дә шул сумканы асып барам. Һәр җирдә минем кәгазем күплегенә гаҗәпләнәләр, тик анда артыгы юк - бар да кирәкле.
Нигездә уңдырышлы, районлаштырылган сортларны сатып алырга тырышабыз. Башта без аның он сыйфатларын, күпме аксым булуын тикшерәбез - күзәтәбез. Перспективалысын ачыклыйбыз. Агрофирма - эре предприятие - чәчү мәйданы 28162 га, орлыклар күп һәм төрле сорттагысы кирәк. Әйбәт сортларны үстереп башка "Вамин" агрофирмаларына да сатабыз. Элиталы орлыклар алу өчен ел саен сортларны яңартып торабыз. Эштә кыенлыклар бар, әлбәттә. Әйбәт сортлы орлык үстерү өчен һава шартларының уңай килүе, аерым басу кирәк, урып-җыю, эшкәртү, саклау, кулдан утауны аерым эшлисе. Урып-җыю чорында сортлар буталмавын күзәтергә кирәк.
Минем буш вакытым бөтенләй юк: эштән - өйгә, өйдән - эшкә. Эш көнебез нормага салынмаган. Хуҗалыкта малларны карарга - өлгерергә тырышам, ирем җитәкче урында булгач, бөтенләй вакыты аз, мөмкинлектән чыгып ул да булыша. Ял итәргә вакыт калмый. Һәрчак шулай булды. Өч улыбызны үстерергә әбиләре - бабалары булышты. Хәзер инде картайдылар, үзләрен карыйбыз. Ике киленем - кызлар урынына. Икесе дә быел безгә онык (берсе малай, икенчесе кыз) бүләк итте. Төпчегебез әле өйләнмәгән, быел авыл хуҗалыгы академиясенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеген тәмамлый.
Роза Самат кызының күпьеллык хезмәте югары бәяләнгән, ТР Президенты Указы белән 2012 елның 31 августында аңа "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелгән, 19 сентябрьдә Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа шушы бүләкне тапшырган. 5 ноябрьдә Роза Самат кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә - аңа 55 яшь тула. Без аны гомер бәйрәме һәм лаеклы бүләге белән котлыйбыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев