«Рәсәй горурлыгы» титулы Яңа Чишмәгә кайтты
Фермер Николай Скоковның атлары орлов токымлы юртакларның "Идел буе-2013" дип аталган Бөтенрәсәй фестивале вакытында Ульян шәһәрендә тамашачыларны һәм хөкемдарларны шаккатырды. "Рәсәй горурлыгы" титулын дүрт яшьлек бия - "Вспышка" яулады.
Орлов токымлы юртакларның Бөтенрәсәй фестивале 2008 елдан бирле үткәрелә, тик безнең атлар анда беренче мәртәбә катнашалар, шулай да Ульян ипподромына җыелган күпсанлы ат сөючеләрдә бик көчле тәэсир калдырганнар. Фестивальдә Рәсәйнең 27 төбәгеннән, Казахстан, Украина һәм Белоруссиядән әйдәп баручы ат заводларыннан 163 ат катнашкан. Николай Скоков фестивальгә 6 ат алып барган, алар төрле номинацияләрдә ярышканнар. Атларның барысы да уңышлы чыгыш ясап, район данын гына түгел, республика данын да яклаганнар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча фестивальдә катнашкан өчен ТР Премьер-министры, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка Рәхмәт хаты юлланган. Барлык атлар Казан ипподромында сынау үтәләр. Ринг алдыннан караганда ук 6 ат та фестивальнең финал өлешенә чыккан. Ике яшьлекләр арасында "Музыкант" исемле айгыр 3 нче урынны, өч яшьлек бияләр арасында "Гаубица" - 2 нче, ә зуррак яшьтәге атлар арасында "Гипс" 2 нче урынны алган. Жюриның иң югары бәясен алучы "Натиск" өч яшьлек айгырлар арасында абсолют чемпион булган. Дүрт яшьлекләр арасында "Вспышка" исемле бия I урынны яулаган, нәкъ менә ул үзенең тышкы күренеше һәм токымлылыгы белән барысын да җәлеп иткән. Ул абсолют чемпион булган һәм "Россия горурлыгы" титулын яулаган.
Фестивальгә Николай Скоков гаиләсе белән барган, атларны алып бару өчен "Динамо" спорт җәмгыятеннән махсус ат йөртү җайланмасы алганнар. Фермер Николай Скоковның уңышлары - орлов токымлы юртакларга даими игътибар бирүе, ат спортын яратуы һәм шуңа тугры калуы аркасында.
Без аны уңышы, Республикабыз һәм районыбыз фестивалендә лаеклы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, киләчәктә дә уышлар телибез!
Евгений СТАРОВ
Скоковлар гайләсе Ульяновскида «Натиск» белән. Николай Скоков фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев