Рәсәйдә ике бәла бар
Гомер-гомергә Рәсәйдә ике бәла бар: ахмаклар һәм юллар диләр. Рәсәй авыллары дигәндә үтеп чыга алмаслык сазлы юллар күз алдына килә. Черемухово Бистәсендә дә нәкъ шундый хәл иде. Шулай да безнең якларга "Кулон" агрофирмасы "килеп урнашкач" хәлләр бераз үзгәрде. 2007 елны агрофирма җитәкчелеге үзәк урамга асфальт түшәргә булды. Ниһаять, безгә дә...
Гомер-гомергә Рәсәйдә ике бәла бар: ахмаклар һәм юллар диләр. Рәсәй авыллары дигәндә үтеп чыга алмаслык сазлы юллар күз алдына килә. Черемухово Бистәсендә дә нәкъ шундый хәл иде.
Шулай да безнең якларга "Кулон" агрофирмасы "килеп урнашкач" хәлләр бераз үзгәрде. 2007 елны агрофирма җитәкчелеге үзәк урамга асфальт түшәргә булды. Ниһаять, безгә дә цивилизация килеп җитте. Урам ямьләнеп китте, юлның ике ягында яшел чирәм үсеп чыкты. Шәхси автотранспорты булганнар асфальт юлга сөенеп туя алмыйлар. Аңлашыла ки, "Кулон" җитәкчелегенә дә әйбәт юл кирәк иде, кайчагында агрофирманың авыл хуҗалыгы техникасы таккан тракторлары үткәләп йөрсә дә, нык борчылмый идек. Урамның күпчелек өлешендә җәяүлеләр дә йөри, шоферлар моны аңлап эш итәләр, моңарчы бар да шулай җайлы гына бара иде.
Тик ай ярым элек бар да нык үзгәрде. Һәркемгә таныш боевиктагыча "Машиналар восстаниесе" башланды. Эш шунда ки, авыл янында нефть промыселе эшли башлады. Шактый гына бораулау вышкалары җемелдәшеп утыралар. Безнең үзәк урамнан авыр йөк машиналары, фургоннар, автоцистерналар агыла башлады, асфальт түшәлгән юл болай да тар, җиңел машиналар да борылырлык түгел иде, югыйсә. Күз алдына китерегез әле: шактый гына зур вездеход кыр юлыннан килеп асфальтка "үрмәли" дә кантар-кантар пычракларын төшереп калдырып үзәк урамнан җилдерә. Без үз көчебез белән хәлне төзәтергә маташтык: авылга кергән җирләргә шлагбаумнар куйдык, зур йөк машиналары шоферларына әйләнеч юл барлыгын әйбәтләп аңлаттык. Тик юкка. Шлагбаум йозакларын лом белән ватып, ничәшәр тонналы вездеходлар югары тизлектә авыл эченнән җилдерә бирәләр.
Чынлыкта әйләнеч юл бар, анда да юл күтәртелгән, тик зур тизлектә барып кына булмый. Ә урамыбызга ни булыр? Юлның түшәмәсе бетү-җимерелү - ул әле проблеманың бер ягы гына. Пролетарская урамында балалар бакчасы, медпункт, мәктәп, мәдәният йорты, чиркәү урнашкан. Сабый балалар бакчадан прогулкага чыгалар, яннарыннан выжлап автоцистерна үтеп китә, аларның нәрсә ташыганын үзләре генә белә (логотипларында "Ядовитое вещество" дип язылган, югыйсә). Милләтнең сәламәт булуы хакында сүз дә була алмый.
Хатта юлларга кагылышлы хәлне ачыкладык, "ахмаклары" - без булабыздыр инде. Бу хәлдән ничек чыгарга? Бәлки тиешле юл билгеләре урнаштырып, авылда ДПС экипажының ешрак кизү торуын үтенергәдер. Хәер, ДПС начар идея түгел, алар бер көндә айлык планны үти алырлар иде.
Черемухово Бистәсе кешеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев