Сабыр төбе – сары алтын
Татьяна Михайловна Зайцева Ленино авылында туын үскән һәм шушы авылда яшәп 96 яшен тутырган. Балачактан кырда, бакчада, хуҗалыкта көченнән килгән бар эшне башкарып, чыныгып үскән. Үсеп буйга җиткәч кияүгә чыккан, ирен фронтка озаткан, карт әнисе һәм дүрт баласы белән торып калган.
Ул чакларны искә алып, ул кырга эшкә җәймә алып баруын сөйли. Күршесе Федор агай аның яшел җәймә сындыруын карап торган да: "Үләннән пешердеңме? " - дип сораган. Федор агай Татьянаны һәм балаларын кызганып, эштән кайткач бер чынаяк бодай оны кертеп биргән. «Үзләренеке дә юк иде инде", - дип сөйли Татьяна Михайловна. - Бер кушуч он бик кадерле булды, ул әле безгә озакка җитте, без аны аз-азлап үләнгә кушып пешердек, җәймәләр тәмлерәк тә, туклыклырак та була, - дип искә алды ул.
Сугыш бетеп ире авылга әйләнеп кайта, тормышлары бераз хәлләнә. Зайцевлар гаиләсендә тагын 8 бала дөньяга килә. Әти-әни колхозда эшли, балалары мәктәптә укыйлар, йорт-өй эшләрендә булышалар. Балаларын яратып тәрбияләсәләр дә, аларга карата таләпчән булалар: "чит кеше әйберенә тимәгез", "сугышмаска, әрләшмәскә" дип өйрәтәләр. Шуңадыр, Ленинодагы малайлар һәм кызлар әрсезләнеп кеше бакчасына алма өзәргә кергәндә араларында Зайцевлар булмый. Бар да аңлы-белемле булып, бернинең дә тиккә генә бирелмәвен белеп үсәләр.
Татьяна Михайловнаның гомере балалар тәрбияләп, колхоз эшен эшләп үтә, балалары үсеп җитә, оныклары туа. 1976 елны гаиләгә зур кайгы килә: кияүләре вафат була, ике елдан бер кызлары да дөнья куя. 7 оныклары ятим кала. Таня әбиләре, иренең һәм туганнарының балаларны ятимнәр йортына тәрбиягә бирергә дигән үгетләүләренә карамастан, үз сүзендә нык тора, балаларны үзендә калдыра. Әлбәттә, җиңел булмый, шулай да тормыш кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Балаларын да, оныкларын да ул намуслы, лаеклы кешеләр итеп үстерә. Татьяна Михайловнаның бер матур сыйфаты бар - ул кешеләр белән аралаша белә. Ул якын кешесеме яки чит кешеме - анысы мөһим түгел, бар да аның игелекле сүзеннән, күркәм гамәлләреннән канәгать. Шул ук вакытта ул бик сабыр, тыйнак һәм оялчан кеше дә: андыйларны гадәттә юаш, басынкы диләр. Авылдашлары белән дә ул тату яши, беркайчан, беркем белән әрләшми. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны буларак дәүләт аңа барлык уңайлыклары булган торак биргән, тик Таня әбекәй үз йортында, туган почмагында яшәүне өстен күрә. Балалары һәм оныклары исә аны ялгыз калдырмыйлар. Алар аны Чаллыга оныкларына, Ивановага, Себергә балаларына кунакка алып баралар, бер кызы яшәгән Сахалинга гына бара алмаган ул. Хәзер инде оныклары 96 яшьлек әбине ерак сәфәргә алып чыгарга куркалар, юлда авыр булыр диләр, районга, авылга машина белән йөртәләр, шимбә көннәрендә кунакка алып китәләр: мунча кертәләр, сыйлыйлар, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Оныкларының өлкәнрәкләре эштән буш көннәрне әбиләре белән аралашуны, киңәшләшүне бик яраталар, аңа авыл яңалыкларын сөйлиләр, райондагы эшләр, илдәге хәлләр турында да телевизордан карап, газетадан укып үзе дә белә. Хәер, Татьяна Михайловнаның күзләре әйбәт күрә - ул әле дә күзлексез укый, хәтере дә әйбәт - оныкларының балаларын исемләп атый. Туган көнендә - 10 гыйнварда Татьяна Михайловна туганнарыннан, авылдашларыннан күп санлы котлаулар кабул иткән, бу юлы аны котларга Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников үзе килгән (рәсемдә әбине Сахалин-нан кызы котлый), район җитәкчелеге һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән аңа изге теләкләр ирештереп, бүләк тапшырган.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев