Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сатуга караганда, үстерүе җиңелрәк

Сер­гей По­рец­кий­ның га­и­лә фер­ма­сын­дагылар соңгы ике елда әнә шун­дый фи­кер­гә кил­гән­нәр, юк­са Волчья Бис­тә­сен­дә По­рец­кий га­и­лә­се тер­лек үр­четү бе­лән ин­де бер­ни­чә ел шө­гыль­лә­нә. "Га­и­лә фер­ма­сы" ста­ту­сы ал­ган­нан соң фер­мер ху­җа­лы­гын­да ни­ләр үз­гәр­гән соң? Бу хак­та без аның фер­ма­сын­да бу­лып, ху­җа­лык җи­тәк­че­се Сер­гей бе­лән әң­гә­мә кор­дык.

"Бе­рен­че­дән, "2010-2012 ел­лар­га ТР-да га­и­лә фер­ма­ла­рын үс­те­рү" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча без 500 мең сум ак­ча ал­дык, шу­шы ак­ча­га ир­кен дуң­гыз фер­ма­сы тө­зе­дек, та­гын дуң­гыз­лар са­тып ал­дык. Эш, әл­бәт­тә, арт­ты, фи­зик эш ке­нә тү­гел, кә­газь эш­лә­ре өс­тәл­де, шу­ңа кү­рә ха­ты­ным­ны бух­гал­тер эше­нә җә­леп итәр­гә ту­ры кил­де", - ди ул.

Сер­гей­ның ха­ты­ны Тать­я­на үзе­нең аб­руй­лы эшен кал­ды­рып, ту­лы­сы бе­лән чы­гым­нар һәм ке­рем­нәр исә­бе, шу­лай ук га­и­лә фер­ма­сы от­чет­ла­ры бе­лән шө­гыль­лә­нә баш­лый.

Хә­зер По­рец­кий­лар ху­җа­лы­гын­да 90 баш дуң­гыз бар, алар­ны Сер­гей­ның әти-әни­се- Ни­ко­лай Алек­се­е­вич бе­лән Ма­рия Бо­ри­сов­на ка­рый, ә алар­га яр­дәм­гә авыл­да­шы Де­нис Зу­ба­тов та эш­кә алын­ган. Штат­та та­гын бер эш­че - Алек­сандр Вла­сов бар, аның ка­ра­ма­гын­да 130 гек­тар җир бар, ул аны МТЗ-80 трак­то­рын­да һәм "Ни­ва" ком­бай­нын­да эш­кәр­тә.

Әле­ге кыр­лар дуң­гыз­лар­ны гы­на тү­гел, ә 70 баш МЭТ-не дә ту­ен­ды­ра.

Мө­гез­ле эре тер­лек итен са­ту өчен фер­мер Ка­зан­да сәү­дә нок­та­сы тап­кан, ә ме­нә дуң­гыз итен са­ту шак­тый кы­ен­рак, мо­ның өчен да­и­ми са­ту уры­ны әле­гә юк. Шу­лай бул­са да, фер­мер­ның фи­нанс хә­ле тәр­тип­тә, шу­лай бул­ма­са, ул шак­тый чы­гым­нар та­ләп итү­че 15 баш ат һәм 3 спорт аты ал­мас иде. Алар­ны Сер­гей, үзе әйт­кән­чә, үзе өчен ге­нә то­та икән. Хә­зер аның өч узыш аты Ка­зан ип­поб­ро­мын­да, ан­да алар бе­лән ял­ла­нып эш­ләү­че тре­нер шө­гыль­лә­нә.

Сер­гей бе­лән Тать­я­на ике ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр, күп ва­кыт­ло­а­рын алар­ның ру­хи һәм фи­зик үсе­ше­нә са­рыф итә­ләр. Бу­ла­чак фер­мер - биш яшь­лек Егор­ка хә­зер­дән үк Волчья Бис­тә­се­нә кил­гән­дә (га­и­лә Яңа Чиш­мә­дә яши) ба­ба­сы­ның ку­лын­нан то­тып ху­җа­лык­ны ка­рап әй­лә­нә. Тать­я­на ул һәр­бер җан ия­сен бар­лап, сый­пап уза, дип сөй­ли. Тик әти-әни­се ба­ла­да, әти­се­не­ке ке­бек, ат­лар­га мә­хәб­бәт бу­лу­ын те­лә­ми. Өл­кән По­рец­кий кай­чан­дыр Сер­гей­ны ат­лар­га ия­ләш­тер­гән, нә­ти­җә­дә Сер­гей­га "ат җе­не" ка­гыл­ган. Шу­ңа да ул бу "чир­нең" улы­на да йо­гу­ын те­лә­ми. Кы­зы Крес­ти­на да хай­ван­нар: ку­ян­нар, мә­че ба­ла­ла­ры, әр­лән­нәр яра­та. Аңа 11 яшь, ул му­зы­ка бе­лән ма­вы­га, ба­ла­лар өчен уз­ды­рыл­ган рес­пуб­ли­ка кон­курс­ла­рын­да кат­на­ша - җыр­лый. По­рец­кий­лар бик ма­тур яши­ләр, һәр­да­им хәй­ри­я­че­лек бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр. Волчья Бис­тә­се мәк­тә­бе Сер­гей­га "Ү­зең укы­ган мәк­тәп­кә яр­дәм ит" ак­ци­я­сен­дә ак­тив кат­наш­ка­ны өчен рәх­мәт­ле, Сер­гей үз авы­лын­да­гы иш­ле га­и­лә­гә мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га да яр­дәм итә, ул иге­лек­не кү­ңе­ле куш­кан­ча кы­ла - рәх­мәт сүз­лә­ре эз­лә­ми. Бер­ва­кыт шу­лай ир­тән ир­түк (бу хә­бәр­че­без­нең фер­ма­га кил­гән кө­не) дуң­гыз ба­ла­ла­ры тор­ган кир­тә аб­зар янын­да са­лам ру­ло­ны ян­га­гын кү­рә, ә са­рай поч­ма­гын­да янып бет­мә­гән са­лам өе­ме ята. Ыша­на­сы кил­ми, шу­лай да ут төр­тү уе баш­тан кит­ми. Шу­лай да По­рец­кий­лар "И­ге­лек эш­лә­мә - яман­лык бе­лән кай­та­рыр­лар" ди­гән гый­ба­рә­гә ко­лак сал­мый­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X