Савым арта башлаган
Авыл товар җитештерүчеләре арасында фермер Фәргать Вәлиев терлекләрне беренчеләрдән булып җәйге лагерьларга күчергән. Аяк астындагы сусыл азык белән тукланган сыерлар сөтне дә көн саен арттырып бирә башлаган, ә атна эчендә исә артым 300 килограмм диярлек тәшкил иткән. Евгений СТАРОВ
Нефтьчеләр базасы янындагы поселоктан ерак булмаган урынга урнашкан җәйге лагерьга мөгезле эре терлекне 9 майда күчергән булганнар. Ул чакта савым 1007 кг тәшкил иткән, ә бу чәршәмбегә - 1260 кг. Өч ел элек төзелгән җәйге лагерь сезонга тулысынча әзер. Терлекчеләр һәм сыер савучылар өчен кирәкле барлык шартлар да булдырылган. Кыр вагонында сменадан соң ял итә, телевизор карый, музыка тыңлый (хәтта музыкаль үзәк тә бар), ашарга әзерли, конфет белән чәй эчә алалар. Хезмәтне саклау почмагы булдырылган, ярыш шартлары һәм атна эчендәге савым күрсәткечләре язып эленгән.
Лагерь урыны бик дөрес сайланган, сыерлар савыла торган урын каршындагы мәйданчык, җир бераз сөзәгрәк булу сәбәпле, һәрчак коры тора. Малларны болыннарда һәм махсус җәйге лагерь янәшәсендә чәчелгән уҗымда көтәләр, хәзер азыкны төрләндерү өчен сенаж да кайтара башлаганнар, тупас азыклар һәм катнаш азык та җитәрлек. Яшь терлекләрне асрауга Шушмадан ерак түгел генә мәйданчык тотып алынган, аларга анда иркен, азык мулдан. Улакларда һәрчак тоз, катнаш азык бар. Ноябрьдә без Фәргать Вәлиевның фермер хуҗалыгы турында язган идек инде, ул чакта сөтчелек терлекчелеге үсеше турында сөйләдек. Шуннан бирле хуҗалыкта әле тагын уңай якка алга китешләр булган. Ветеринария техникумын тәмамлаган белгеч, терлекчелек буенча урынбасар Наил Яраханов (рәсемдә) эшли башлаган. Күп нәрсәдә аның тырышлыгы аркасында терлекчелек ярыйсы гына үсеш ала, дип билгеләп үтте Фәргать Вәлиев. Барлык зоотехник һәм ветеринар чараларны ул үзе үткәрә. Ел азагында үзенең катнаш азык заводы эшли башлаган. Маллар өчен катнаш азык премикслар кушып 5-6 компоненттан ясала, ә быел уңышны урып-җыйганнан соң катнаш азык составында 11 компонент булачак, судан үләне, көнбагыш, кукуруз, борчак һәм кайбер башка культуралар нәкъ шуның өчен чәчелгән. Наил Яраханов сүзләренә караганда, хуҗалыкта сыер савучылар Татьяна Паньшина, Вера Маслова һәм Наталья Воробьева намус белән хезмәт куялар, алар һәр сыердан 17-19 шар литр сөт савалар. Терлек караучылар Алексей Окшиев, Павел Фель, Алексей Прилуцкий һәм Владимир Петрушин малларны бик әйбәт карыйлар. Җәйге лагерьда өч тана бозаулаган, сөт бозаулары да җәйге лагерьдагы абзарда, алар өчен тулы кыйммәтле ашату оештырылган. Җәйге лагерьда малларны әйбәт карау (оешкан төстә күчү) "Вәлиев Ф.Р." терлекчеләренә күбрәк сөт җитештерү мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев