Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөенеч өстенә сөенеч

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасындагы хезмәт ярышының өченче бишкөнлегенә йомгак ясады. "Яңа Чишмә" а/ф-дан Илдар ЕНГУЛАТОВ туңга сөрелгән җирләрне, көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда инде икенче бишкөнлек буе алда бара. Ул 5 көндә 443 гектар җир тырмалаган (ә барлыгы 892 га). Культивацияләүдә "Козлова М.И." КФХ-дан...

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасындагы хезмәт ярышының өченче бишкөнлегенә йомгак ясады.

"Яңа Чишмә" а/ф-дан Илдар ЕНГУЛАТОВ туңга сөрелгән җирләрне, көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда инде икенче бишкөнлек буе алда бара. Ул 5 көндә 443 гектар җир тырмалаган (ә барлыгы 892 га).
Культивацияләүдә "Козлова М.И." КФХ-дан Василий КОНДЕЕВ җиңүче дип танылган. Бишкөнлектә ул 380 гектар мәйдандагы сөрүлек җирләрен культивацияләгән (барлыгы 595 га).
Сабан культуралары чәчүдә Айнур ӘХМӘТОВ (44 га), Фазыл ХӘСӘНОВ (501 га) - икесе дә "Яңа Чишмә" а/ф-дан һәм "Архангельское" КФХ-дан Николай СТРЕЛОВ (ДТ-75 тракторында) СЗП-3,6 агрегаты белән 5 көндә 261 га чәчкән, ә барлыгы 392 га) алдынгылар дип танылганнар.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Азат МУСИН
Район башлыгы Вячеслав Козлов, "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры Гомәр Сөләйманов һәм агрофирманың Акъяр бүлекчәсендә башкаручы директор Рәмис Гыйльметдинов Фазыл Хәсәновны дүртенче баласы тууы һәм чәчүдә яхшы күрсәткечләргә ирешүе уңаеннан котлыйлар һәм аңа кызыл әләм белән акчалата премия тапшыралар. Евгений Богомолов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев