Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сезне үзебездә көтәбез

Пәнҗешәмбе көнне Яңа Чишмә мәктәп-гимназиясендә район мәктәпләрен тәмамлап, бүгенгесе көнне вузларда, техникумнарда һәм училищеларда белем эстәүче яшьләрнең традицион кышкы очрашулары булып үтте.

Зәмһәрир суыклар аркасында бу очрашу 25 гыйнвардан 6 февральгә күчерелгән иде. Бу көнне дә шактый суык булса да, гимназия залы акрынлап килгән студентлар һәм аларның әти-әниләре белән тулды. Гимназиянең югары сыйныф укучылары концерт бирделәр, анда мәктәпне сагыну, юксыну хисләре чагылыш тапты. Укучылар тормышыннан шаян миниатюралар, авыл яшьләре тормышы турында видеофильм, яшьләр җырлары һәм ритмлы биюләр берәүне дә битараф калдырмады. Алып баручылар залда йөреп, студентларга сораулар бирделәр. Уку алдынгыларын һәм студентлар тормышы активистларын сәхнәгә үзләренең казанышлары турында сөйләргә чакырдылар. Һәрберсе үз мәктәбе, укытучылары турында җылы сүзләр ирештерде, югары курстагылар яшьрәкләр белән тәҗрибә уртаклаштылар, аларны тырышып укырга өндәделәр. 118 нче Яңа Чишмә ҺУ студенты Сергей Морев педагогы Лидия Наумовага рәхмәт белдерде. Чыгыш ясаучыларның берсе - Ветеринария академиясенең 5 курс студенты Любовь Емелина РФ Президенты стипендиясе ала икән. Яңа Чишмә районы шундый студентлары белән горурлана ала! Яшьләр район башлыгы Вячеслав Козловны хөрмәт белән сәламләделәр. Ул да аларга мөрәҗәгать итеп:
- Әлбәттә, хәзергесе вакытта белем эстәүче 420 студентның барысы да районга әйләнеп кайтмастыр. Шулай да мин сезгә уйларга, һәрьяклап үлчәп эш итәргә киңәш итәм. Районда кадрлар проблемасы кискен тора: укытучылар, медиклар, бухгалтерлар, агропромышленность комплексы белгечләре җитешми. Республикабыз яшьләрне туган якларында калдырырга ирешү өчен төрле грантлар бирә, программаларны тормышка ашыра. Педагогларның хәзер уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә, ул әле арта бара. Ел саен авыл тормышы шәһәрнекенә якынлаша бара. Районда да тормыш көн саен үсештә, аның киләчәген сез төземи, кем төзесен. Ул тулысынча сездән тора. Барыгыз да үзебезгә - туган җирегезгә - район үзәгенә, авылларга кайтсын иде. Без сезне туган җирегездә көтеп калабыз!- диде.
Вячеслав Михайлович һәрберсенә кәгазьгә үз теләкләрен, ихтыяҗларын язуын үтенде, алар фикеренчә, яшьләр районда яшәп калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне белү зарур. - Сез нинди уйлар белән яшисез, сезнең омтылышларыгыз, кисәтүләрегез нинди - мин белергә телим. Сораштыру аноним һәм без җавапларыгыз ихлас булыр дип өметләнәбез, аларга колак салып, үз чиратыбызда көчебездән килгәнчә үтәргә тырышырбыз, - диде.
Аннан соң сәхнәгә бик әйбәт укучы ун студентны һәм аларның әти-әниләрен чакырдылар. Студентларга укудагы тырышлыклары өчен бүләк тисә, акыллы һәм талантлы балалар тәрбияләгән әти-әниләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бүләкләрне Вячеслав Козлов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев тапшырды. Аннан кала, район башлыгына, туган көне алдыннан яшьләр бүләк сыйфатында сюрприз ясадылар. Җылы очрашу җыр белән тәмамланды, аннан яшьләрне дискотекага чакырдылар.Калган рәсемнәрне novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев