Шахмай мәктәбе үзгәрә
Шахмай авылына җитү белән җирле мәктәпнең кызыл калай белән ябылган бик матур түбәсе күзгә ташлана. "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре әлеге мәктәпкә сыйфатлы итеп капиталь ремонт ясыйлар.
"Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы аркасында 2012-2014 елларга озак вакытлар буе ремонтсыз файдалануда булган мәктәпләргә аерым игътибар бирү мөмкинлеге бар. Һәм менә быел да Шахмай урта мәктәбе шактый үзгәртеләчәк. Күптән түгел районга килгән ТР Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов районыбыз төзүчеләре тарафыннан ясалган үзгәрешләрне уңай бәяләде. Яңа түбә 1850 квадрат метр мәйданда ясалган. Мәктәп эчендә Владимир Бахтин бригадасы җылыту системасын тулысынча алыштырган, бина тирәсендә 258 квадрат метр мәйданда отмосткалар яңартылган. Хәзер Илгиз Рамазанов, Мидхәт Нуртдинов, Ильяс Глюмов, Вәсил Латыйпов һәм Ислам Мортазин составындагы бригада 900 квадрат метр мәйданда бинаның алгы ягын тышлау һәм җылыту буенча эшләр башкара. Ягу системасына ремонт ясаганнан соң бизәүчеләр Марина Наумова, Людмила Спиридонова һәм Сергей Шуваловлар барлык ярыкларны сыйфатлы итеп ясаганнар. Начальник урынбасары Радик Рамазанов мәктәптә ремонт эшләре вакытында кирәк-яраклар белән өзлексез тәэмин итү эше белән мәшгуль.
Барлык ремонт эшләрен төгәлләгәннән соң яңартылган мәктәптә белем алуы да күңелле һәм уңайлы булачак.
Евгений Старов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев