Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шахмайда яңа ФАП ачылды

Узган атна ахырында Шахмай авылының уртасында республика программасы буенча бер ай эчендә торгызылган яңа, матур, уңайлы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Аны ачу тантанасында республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Башта алар РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов белән бергәләп үзәк хастаханәне, поликлиниканы, яңа кабул итү-диагностика бүлеген карап әйләнделәр.
Шахмай ФАП-ның модулен төзүчеләр бер атна эчендә торгыздылар, аннан эшмәкәр Шәүкәт Сабировның төзүчеләр бригадасы суүткәргеч үткәрү һәм төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнде. Объектның система бәясе -2,3 млн. сум. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлеге урнашкан, пункт заманча медицина җиһазлары һәм яңа мебель белән җиһазланган, кайнар суы да, үз котельные да бар.
- Без шундый зур бүләк өчен республикабыз һәм район җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Пациентларны кабул итү өчен бөтен шартлар тудырылган, без дә үз чиратыбызда аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышачакбыз, - дип сөйли ФАП мөдире Айсылу Сираҗетдинова.
- Районда теләсә нинди өй туе безнең өчен бәйрәм, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Вячеслав Козлов. - Шунысы сөенечле, соңгы 3 елда бусы районда дүртенче яңа ФАП, әле тагын ремонтланганнары күпме.
Ул республикабыз һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләренә авыл җирендә сәламәтлек саклау тармагына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, төзүчеләрнең дә әйбәт эшләүләрен билгеләп үтте, ФАП тирәсенең шәп төзекләндерелүенә басым ясап, медпунктка истәлекле бүләк тапшырды.
Адель Вафин үзенең чыгышында әлеге эш алда да дәвам иттереләчәк, бүгенгесе көндә 180 фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде һәм 900 дән артыгы ремонтланды, дип ассызыклады.
- Мин шахмайлыларга азрак авыруларын, ә медпунктка фәкать профилактика өчен генә килүләрен телим, - дип билгеләп үтте.
РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов республика һәм район җитәкчелегенә, шулай ук төзүчеләргә яңа ФАП өчен рәхмәт белдерде, җирле фельдшер Зөлфия Сабированың 40 елга якын үз эшен тел тидермәслек итеп башкарганын билгеләп үтте һәм аңа чәчәкләр тапшырды, ә яңа мөдир Айсылу Сираҗетдиновага уңышлы эшләвен теләде.
Педагогик хезмәт ветераны Әсхәт Шәрипов авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
- Мондый яңа өй туена без бик шат, - диде ул. - Монда авыруларны кабул итәр өчен барлык кирәкле нәрсәләр дә бар. Иске ФАП-тан бушаган бина буш тормаячак - монда якташыбыз, татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең музее булачак (19 гасырда төзелгән ике катлы таш йорт аның бабасыныкы булган).
Җирле АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллина да авылга мондый бүләк өчен барысына да рәхмәт белдерде, авыл җирлегендә бу икенче яңа ФАП булуын, урамнарга асфальт түшәлүен, авылның төзекләндерелүен дә билгеләп үтте.
Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пункты 500 гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X