Шатлык өләштеләр
4 декабрьдә Картлар йортында булып узган концертны шунда яшәүчеләр (50 кешедән 32сенең мөмкинлекләре чикле) сөенеп кабул иттеләр. Ә аларга кунакка мәдәният йорты артистлары һәм "Селяночка" ансамбле килгән иде.
Картлар йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы күркәм традициягә әверелгән. Концертны районның "Селяночка" ветераннар ансамбле "Престольная" җыры белән башлап җибәрде, чөнки 4 декабрьдә православие бәйрәме дә бит әле. Ансамбль чагыштырмача әле күптән түгел генә оешкан булса да, район үзәгендәге һәм тирә-як авылларда яшәүче тамашачылар күңелен яуларга өлгергән. Картлар йортындагы концертта алар яңа концерт костюмнарыннан чыгыш ясадылар. Аларның ак күлмәкләр өстеннән киелгән ачык-кызыл төстәге сарафаннары һәм шундый ук бизәкле баш киемнәре (кокошниклар) алар башкарган җырларга тагы да ямьлерәк төс бирде. Баянчы Ю. Киселевка кушылып алар ватан, әниләр, Рәсәй турындагы һәм рус халык җырларын башкардылар. Тамашачылар шулай ук Илназ Шәйхетдинов, Вера Коновалова һәм Юрий Киселев чыгышларын җылы кабул иттеләр, аларга кушылып җырладылар, чын күңелдән алкышларга күмделәр. Концерт бер сәгать дәвам итте, иң соңгы чыгыш булып шаян җыр яңгырады, күпләре түзмәде, җырга кушылып биергә үк тотындылар. Концерттан соң тантана сәбәпчеләрен пешекчеләр тарафыннан махсус әзерләнгән бәйрәм табыны көтә иде.
Картлар йортында яшәүчеләр шундый матур концерт оештырганнары һәм бүләк иткәннәре өчен артистларга зур рәхмәтләрен белдерәләр. Әлеге чарадан барысы да канәгать калдылар.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев